Иске Усман (Камышлы районы)
Иске Усман (Мәтәби; рус. Старое Усманово) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Иске Усман авыл җирлеге составына керә. ГеографиясеАвыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[3], урман-дала зонасында[4], Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньяк-көнчыгышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).[5] Диңгез өстеннән 185 метр биеклектә урнашкан[6][7].
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[3]. ТарихыАвылны казан татарлары нигезләве генә билгеле.[8] 1910 елда авылда 143 йортта 909 кеше яшәгән. Камышлы төбәге татар авылларыннан иң кечкенә авыл булып саналган.[8][9] Халык саны
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 100% тәшкил иткән.[11] 2010 елда авылда 443 кеше яшәгән.[12] Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[8] ДинАвылда бер мәчет бар.[9] 1930 елларга кадәр мәдрәсә эшләп килгән.[9] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia