Германий
Германий (лат. Germanium, Ge) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 14 төркем элементы. Тәртип номеры - 32. Гади матдә германий — типик соргылт-ак төстәге ярым металл, металга хас ялтыравыклы. Ярымүткәрүчәнлек физик хасиятенә ия. СимволыГерманий элементының символы — Ge (Германий дип укыла). Ачу тарихы һәм этимологиясе![]() ![]() Химик элементларның периодик системасы законы турында докладында 1869 елда урыс химигы Д. И. Менделеев билгесез химик элементларның, шул ук вакытта, германийның да барлыгын алдан әйткән. 1870 елның 11 декабрендә (иске стиль буенча 29 ноябрь) Д. И. Менделеев әле ачылмаган бу элементты экасилиций дип атый, аның атом массасын һәм башка үзенчәлекләрен сүрәтли. 1885 елда Фрайбергның (Саксония) бер шахтасында яңа минерал — аргиродит табылган. Минералны тикшергәндә немец химигы Винклер Клеменс яңа химик элемент ача. Винклер яңа элемент ачуы турында 1886 елның 6 февралендә ике битлек мәкалә бастырып чыгара. Яңа элементка ул галимнең Ватаны хөрмәтенә Germanium исемен тәкъдим иткән һәм Ge символы биргән. 1886—1887 алдагы ике елда зур мәкаләдә Винклер германийның үзенчәлекләрен җентекле сүрәтләгән. 1930 еллар азагына кадәр германий сәнәгатьтә кулланылмый. Соңыннан германий кайсыбер электрон корылмаларда кулланыла башлаган. ТабигатьтәГомуми алганда германий нисбәте Җир кабыгында массасы буенча 1,5×10−4% тәшкил итә, ягъни, ул сөрмә, көмеш, висмуттан күбрәк. Германийның үз минераллары бик сирәк очрый. Алар барысы да диярлек сульфасоль:германит Cu2(Cu, Fe, Ge, Zn)2 (S, As)4 (6—10 % Ge), аргиродит Ag8GeS6 (3,6—7 % Ge), конфильдит Ag8(Sn, Ge) S6 (до 2 % Ge) һәм башка сирәк очрый торган минераллар (ультрабазит, ранерит, франкеит), магнетит, рутил һ. б., гранит, диабаз һәм базальт. Моннан тыш, германий барлык диярлек силикатларда, кайсыбер ташкүмер һәм нефть ятмаларында катнаша. Диңгез суында германий концентрациясе 6×10−5 мг/л[1]. Чыгарып алуГерманий полиметаллик, никель, вольфрам мәгъдәннәрендә, шулай ук силикатларда кушымта рәвешендә очрый. Руданы баету һәм аның концентрацияләү катлаулы һәм авыр булу сәбәпле, германийны GeO2 оксиды рәвешендә аерып чыгаралар, аны 600 °C температурада гади матдәгә кадәр водород белән торгызалар: Саф германий алу өчен аны зоналап эретү ысулы кулланалар, шул сәбәпле иң саф химик материалларның берсенә әверелә. Куллану![]() Германий индий белән беррәттән электроникада кушылма рәвешендә ярымүткәргеч узу хасил итү өчен кулланыла. Тарихи башта киңрәк германий кулланылган булган, соңрак киңрәк индий кулланыла башлаган. Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia