Фтор
Фтор (лат. Fluorum), F – Менделеевның периодик таблицасының VII төп төркемендә, 9нчы сан астында торучы химик элемент. Фтор саргылт төстәге газ, тоз тудыргычларга керә. Фтор исеме (грекча phthoros – үлем, җимереклек) рус телендә генә кулланыла, аны 1810нчы елда А.Ампер тәкъдим итә. Күп телләрдә "флюор" атамасы таралган. Тарихи белешмәФторның беренче кушылмасы – флюорит CaF2 – XV гасыр ахырында "флюор" (латыйнча fluo – агам) исеме астында язылган. Ирекле фторны 1886нчы елда, калий гидрофториды KHF 2 булган, сыек фторлы водородның электролизы белән А.Муассен таба Фтор химиясе 1930нчы еллардан башлана, аны атом-төш сәнәгатендә кулланалар. Табигатьтә таралышыҖир кабыгындагы уртача 6,25 * 10−2% (масса буенча) таралган. Фтор вулкан газларында һәм термаль суларда бар. Физик һәм химик үзлекләреГазсыман фтор тыгызлыгы 1,693 г/л, сыекныкы – 1,5127 г/см³. Эрү температурасы -219,61 °С, кайнау – -188,13 °С. Фторның тышкы электрон конфигурациясе 2s²2р⁵. Кушылмаларында оксидлашу дәрәҗәсе -1. Фтор металларның күпчелеге белән бик актив тәэсир итешә. Селтеле һәм селтеле-җир металлары белән ялкынланып салкында да, Bi, Sn, Ti, Мо, W белән аз гына җылытканда, Hg, Pb, U, V белән бүлмә температурасында тәэсир итешә. Кайсыбер металлар (Fe, Сu, Al, Ni, Mg, Zn) белән тәэсир итешкәндә саклаучы элпә хасил була, һәм реакция туктый. Металларның яки неметалларның галогенидлары фтор белән салкында да тәэсир итешә, фтор тоз тудыргычларны алмаштыра. Металларның гидроксидлары белән тәэсир итешкәндә, шул металлның фториды һәм әче тудыргыч хасил була. Фтор органик матдәләр белән бик актив реакциягә керә. КулланылышыГазсыман фторны өч-фторлы хлорны СlF3 (фторлаштыручы агент), алтыфторлы күкертне SF6 (электротехник сәнәгатьтә газлы изолятор) табу өчен кулланалар. Сыек фтор – ракета ягулыгы оксидлаштыручысы. Шулай ук фосфорлы ашламалар җитештергәндә кулланыла. |
Portal di Ensiklopedia Dunia