Дармштадтий
Дармштадтий (лат. Darmstadtium, Ds) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 10 төркем элементы. Тәртип номеры - 110. 267—273 масса санлы изотоплар өчен ярым таркалу чоры берничә миллисекундтан артмый. Ләкин иң авыр изотопның (масса исәбе 281) ярым таркалу чоры 10 секунд чамасы тәшкил итә. Рәсәй Фәннәр Академиясенең Дубнадагы Атом-төш тикшеренүләре берләштерелгән институты галимнәре бу элементны радиоактивлыкны ачкан Анри Беккерель хөрмәтенә атарга тәкъдим итә[1]. 1997 елда Америка командасы 1997 елда Отто Ган хөрмәтенә Ганий атамасын тәкъдим итә (элек бу исем 105 элемент өсөн файдаланылган булган)[2]. ИсемеТеоретик һәм гамәли химия буенча Халыкара киңәшнең (IUPAC) эшче төркеме 2001 елда яңа химик элемент ачылуны раслый һәм бу ачышта GSI-ның өстенлекле булуын таный. 2003 елның августында IUPAC үзенең 42-че Генераль ассамблеясында рәсми рәвештә 110-чы санлы яңа химик элементка Нармштадтий исемен кулланышка кертә[3]. СимволыДармштадтий элементының символы - Ds (Дармштадтий дип укыла). ҮзенчәлекләреРадиоактив[4] Нармштадтийның химик тасвирламасын анык билгеләү авыр[5], чөнки булуы ихтимал очучан берләшмәләре чикле һәм ярым таркалу чоры бик кыска. Нармштадтий бик авыр металл, тыгызлыгы 34,8 г/см3 чамасы булырга тиеш дип фараз ителә. Чагыштыру өчен, билгеле иң тыгыз элемент осмийның тыгызлыгы барлыгы 22,61 г/см3. Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia