Криптон
Криптон (лат. Krypton, Crypton, Kr) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 18 төркем элементы. Тәртип номеры - 36. Криптон — инерт бер атомлы газ, төсе, тәме һәм исе юк. Элементның атом массасы 83,798(2). СимволыКриптон элементының символы — Kr (Криптон тип укыла). ТарихыКриптон 1898 елда инглиз химиклары Уильям Рамзай һәм Морис Траверс тарафыннан табылган. Алар һавадан кислородны, азотны, аргонны чыгарып беткәннән соң спектраль ысул белән ике газ торып калуын ачыклый: криптон (грек. κρυπτός — «яшерен», «сер саклаучы») һәм ксенон («ят», «гадәттән тыш») булып чыга алар. ТабигатьтәАтмосфера һавасында күләме буенча 1,14×10-4%, атмосферада гомуми запасы 5,3×1012м³. 1 м³ һавада якынча 1 см³ криптон бар. Һавадан криптон алу бик күп энергия таләп итә. Җиһанда криптон һәм водород нисбәте даими булып кала. Монан йолдызлар арасындагы матдә криптонга бай дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Шулай ук 0503-289 RE санлы ак кәрләдә криптон бар. Ул кояштагыга караганда 450 тапкыр артык булып чыга, әмма әлегә кадәр моның сәбәпләре билгесез. Физик үзенчәлекләреКриптон — инерт газ, төссез, тәме булмаган һәм иссез (6 атмосфера басым ясаганда хлороформга охшаган кискен исле булып китә[1]). Тыгызлыгы стандарт шартларда 3,745 кг/м3 (һавадан 3 тапкыр авыр). Нормаль һава басымында криптон 119,93 (-153,415 °C) температурада суга әйләнә, 115,78 (-157,37 °C) температурада ката. Шулай итеп, ул сыек фазада якынча дүрт градус температура диапазонында гына яши. Диамагнит үзенчәлекле. Магнитка сизгерлеге −2,9·10−5. Полярлашу 2,46·10−3 нм3. Ионлашу энергиясе 13,9998 эВ (Kr0 → Kr+), 24,37 эВ (Kr+ → Kr2+). ![]() Биологик әһәмиятеКриптонның тере организмга тәэсире начар аңлашыла. Аны водолазлар эшендә тын алу катнашмалары составында һәм кан басымы югары булганда анестезия чарасы буларак файдалану мөмкинлекләре тикшерелә.[2]. Физиологик тәэсире3,5 атмосфера басымы астында криптонлы газ катнашмаларын сулаганда наркотик эффекты күзәтелә. Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia