Прометий
Прометий (лат. Prometium, Pm) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 61. Лантаноид. Тәбигатьтә очрамый диярлек, чөнки андагы барлык изотоплар радиоактивлы. Тәүге тапкыр ясалма рәвештә 1945 елда алынган. Иң озак тора торган изотобы — прометий-145, ярым таркалыш чоры 18 ел була. СимволыПрометий элементының символы - Pm (Прометий дип укыла). ТарихыПрометий, кыска вакытлы радиоактив элемент буларак, табигатьтә бик аз күләмдә очрый (бәяләмәләр буенча, ул Җир кабыгында берничә йөз грамм) һәм күп тикшеренүчеләрнең тырышлыгына да карамастан, аналитик рәвештә табыла алмый. Прометий 1945 елда америка химигы Д. Маринский, Л. Гленденин һәм Ч. Кориэлл прометийны ураннан ион алмашлы сумала ярдәмендә бүлеп чыгарган. 1947 елда, прометийның химик үзенчәлекләрен тикшерү үткәргәч, яңа элемент барлыгы исбатлана[1]. Исеменең килеп чыгышыМифик герой - ут урлап, аны кешеләргә тапшырган титан Прометей исемен алып кушылган. 1950 елда IUPAC Атом үлчәве буенча комиссия 61-енче элементка прометий исеме бирә, бөтен иске — иллиний, флоренций, прометей һәм циклоний — кире кагыла. Чыгарып алуМеталлик прометийны PmF3 металлотермия ысулы белән алалар.147Pm атом реакторларында барлыкка килә торган төрле радиоактив изотоп элементлар катнашмасыннан аерып алына. КулланылышыРадиолюминофорларга өстәмә буларак кулланыла, прометий аларны β-нурланыштан яктыртырга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта, α-нурланышка нигезләнгән матдәләрдән аермалы буларак, ул радиолюминофорларның тиз картаюына китерми.[2]. Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia