Резерфордий
Резерфордий (лат. Rutherfordium, Rf) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 4 төркем элементы. Тәртип номеры - 104. 1997 елга кадәр СССР-да һәм Рәсәйдә курчатовий (Ku) буларак билгеле булган — периодик системада 104-енче элемент. Резерфордий — ясалма синтезланган югары радиоактив элемент, ярым таркалу периоды 1,3 сәгать чамасы тәшкил иткән иң билгеле тотрыклы изотоп (267 Rf). СимволыРезерфордий элементының символы — Rf (Резерфордий дип укыла). ТарихРезерфордий 1964-69 елларда Г.Флёров тарафыннан ачыла. Беренче тапкыр периодик системаның 104-енче элементы 1964 елда Дубнадагы Берләштерелгән төш тикшеренүләре институты галимнәре тарафыннан Г.Флёров җитәкчелегендә алынган[1]. Алар 115 МэВ энергия куәте белән плутоний-242 максатын неон-22 төшләре белән аттырган: Барлыкка килгән 104-енче элемент атомнары газ хәлендәге цирконий хлориды мохитенә эләгә, анда хлор белән бәйләнә һәм үзлегеннән бүленү детекторына күчә. Изотоплары2016 елның башына резерфордийның 16 изотобы билгеле (шулай ук 4 атом изомеры), масса саннары 253—270 һәм ярым таркалу периоды микросекунд өлешләреннән алып 1,3 сәгатькә кадәр кадәр (267 Rf). Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia