Мейтнерий
Мейтнерий (лат. Meitnerium, Mt) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 9 төркем элементы. Тәртип номеры - 109. СимволыМейтнерий элементының символы - Mt (Мейтнерий дип укыла). ТарихыМейтнерий 1982 елда Германияның Дармштадт каласы янындагы Виксһаузен районында урнашкан Авыр ионнар институты тарафыннан ачыла. Бу шул реакция нәтиҗәсендә мөмкин була: аны беренче тапкыр Питер Армбрустер һәм Готфрид Мюнзенберг җитәкчелегендәге Германия тикшеренү төркеме синтезлаган. Мейнтерий-266 изотобын бер генә атомы висмут-209 максатына тиз оча торган тимер-58 атомнары белән аттырган вакытта күзәтелә. Бу процесс яңа элемент тудырып кына калмый, ул зур, синтезлау өчен яңа атом-төшләрен куллануның уңышлы тәжрибәсе була[1] Ул табигатьтә юк, билгеле изотопларның иң тотрыклысының массасы 278 (аның атом массасы 278,156 (5) а.б.м.).). Элек унниленний (Une) яки eka-iridium дип аталган. Ясалма рәвештә синтезланган. Исеменең килеп чыгышыМейтнерий элек уннилений (Unnilennium) исеме белән билгеле булган, символы — Une. «Мейтнерий» (Мt) атамасы австрия физигы Лизы Мейтнер хөрмәтенә ИЮПАК тарафыннан 1994 елда тәкъдим ителә. Рәсми рәвештә ул 1997 елда ИЮПАК тарафыннан кабул ителә[2]. Чыганаклар
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia