Коперниций
Коперниций (лат. Copernicium, , Cn; элегрәк унунбий (лат. Ununbium, Uub) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 12 төркем элементы. Тәртип номеры - 112. Билгеле изотопларыннан иң тотрыклы төше 285Cn, 112 протоннан, 173 нейтроннан тора һәм ярым таркалу периоды 34 секунд тирәсе тәшкил итә, бу нуклидның атом массасы 285,177(4) а. 285,177(4) а. 285,177(4) а. тигез. Ул да цинк, кадмий һәм терекөмеш кергән химик төркемгә карый. СимволыКоперниций элементының символы - Cn (Коперниций дип укыла). ТарихыКоперниций беренче тапкыр 1996 елның 9 февралендә Германиядә Нармштадт каласында Авыр ионнар институтында синтезланган (алман. Gesellschaft für Schwerionenforschung, GSI) [1]. Коперницийның авырырак изотоплары соңрак (2000 һәм 2004 елларда) Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтында (Дубна, Рәсәй) флеровий изотоплары таркалганда барлыкка килгән матдәләр буларак алына[2][3][4]. 112-енче элементның ачылуы 2009 елның маенда[5] Халыкара теоретик һәм гамәли химия союзы тарафыннан таныла, шуннан соң аның исемен раслау процессы башлана. ИсемеGSI галимнары 112-енче элемент өчен Николай Коперник хөрмәтенә Copernicium (Cn) исемен тәкъдим итә. 2010 елның 19 февралендә, Коперникның туган көнендә, ИЮПАК элементның исемен рәсми рәвештә раслый[6].[7] Киң мәглүмат чараларында элемент "коперниций" (урыс телендәге юрама) дип тә, "коперникий" дип тә атала. Билгеле изотоплары
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia