Дмитрий Стахеев һәйкәле (Алабуга)
Алабугада Дмитрий Стахеевка Һәйкәл (рус. Памятник Дмитрию Стахееву в Елабуге, ингл. Monument to merchant Staheev in the city of Elabuga) — Татарстанның Алабуга шәһәрендә КФУның Алабуга институты (филиал) төп бинасы каршындагы ярымай формасындагы мәйданда XIX гасырның 1 гильдия сәүдәгәре, язучы, эшмәкәр, химаяче Дмитрий Стахеев (1840-1918) истәлегенә куелган һәйкәл. Тарих2003 елның 10 октябрендә КФУның Алабуга институты (филиал) төп бинасы (Казан урамы, 89) каршындагы мәйданда ачыла. Һәйкәл өчен урын уйлап сайланган, чөнки университет филиалының бинасын (элекке Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы) XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Алабуганың нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы Глафира Федор кызы Стахеева (1847-1927) мәрхүм ире Василий Григорий улы Стахеев (1842-1896) истәлегенә, үзенең 400 мең сум акчасын тотып, салдырган булган. ТасвирламаКүтәрмә, аслык һәм сыннан торган композициянең гомуми биеклеге 4 м. Язучы сынының биеклеге 2 м. Дмитрий Иван улы Стахеев тезенә китап куеп, борынгы көрсидә уң аягын сул аягына атландырып утырган итеп, йөзе тыныч, уйчан, кырыс итеп сурәтләнгән. Постаментның алгы ягындагы табличкага «Дмитрий Иванович Стахеев» дип, уң яктагы табличкага рус телендә «Русскому купечеству — благодарные потомки», сул ягындагы табличкага:
дип язылган[1]. Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia