Мостай Кәрим һәйкәле (Казан)
Мостай Кәрим һәйкәле — Казанда 2020 елның 27 августында ачылган һәйкәл (катлаулы скульптур композиция). Шагыйрь, публицист, драматург, башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәрим (1919—2005) хөрмәтенә куелган. ТарихҺәйкәл кую турында карар 2019 елның 18 апрелендә, «Башкортстанда Татарстан көннәре» кысаларында Уфадагы «Нур» татар театры бинасы янында Габдулла Тукай скульптурасы барлыкка килгәч, кабул ителгән[1]. 2020 елның 27 августында Казанда узган һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов, Башкортстан Башлыгы Р. Ф. Хәбиров, шагыйрьнең Мәскәүдә яшәүче кызы Әлфия Мостафа кызы, оныгы Тимербулат Олег улы катнаша һәм чыгыш ясый. Һәйкәл Казан шәһәре бюджетына 45 миллин сумга төшкән. Элегрәк медиа Мостай Кәримгә һәйкәлне аның оныгы, эшмәкәр һәм миллиардер, Роснефть башлыгы Игорь Сечин кияве Тимербулат Кәримов үз акчасына эшләткән дип язган иде. Соңрак дәүләт сатып алулары сайтында һәйкәлне эшләтүгә заказ урнаштырылган, анда заказчы — Казан шәһәре идарәсенең тышкы төзекләндерү комитеты дип күрсәтелгән[2]. УрыныКомпозиция Казанның Идел буе районында Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан[3]. ТасвирламаҺәйкәл бронзадан эшләнгән. Биеклеге 4 метрга, озынлыгы 7 метрга якын, бәясе 45 млн сум. Скульптор — Андрей Ковальчук. Язучыны ул Урал таулары итәгендә утырган итеп сурәтләгән. Һәйкәл катлаулы сынлы композиция итеп эшләнгән, анда әдипнең туган ягы символлары, әсәрләреннән юллар урын алган. һәйкәл рәвешенә урын тәэсир иткән. Урын билгеләнгәч, шактый озынча композиция булдыру идеясе туган. Сквер зур булмагач, һәйкәлне биек итмиләр, шуңа күрә озынлыкка басым ясала. Һәйкәлне ясауга ярты еллап вакыт сарыф ителгән. Казан архитекторлары оператив рәвештә Мостай Кәрим скверын булдырган. Скульптура Урал таулары читендә утырган шагыйрь фигурасын үз эченә алган катлаулы композициядән гыйбарәт, аста аның тормышы, иҗаты белән бәйле образлар. Тау астында милли киемнәрдәге бала белән хатын-кыз, агач йорт, чабучы атлар сурәтләнгән[4]. Оныгы Тимербулат Кәримов Казандагы һәйкәлнең Уфадагы һәйкәлгә охшаш булуын, кызы Әлфия шагыйрь образының романтик килеп чыгуын, шулай да әдипнең үзенә охшавын искәртә: «Биредә шагыйрь сыны иртәгәне көтеп тора. Образы бераз романтикалаштырылган, әмма үзенә охшаган». Искәрмәләр
Чыганаклар
![]() СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia