Иван Белов (1953)
Тәрҗемәи хәле1953 елның 6 августында Теләче районы Ключище авылында туган. Алатырь тимер юл техникумын, Мәскәүдә Бөтенсоюз тимер юл транспорты инженерлары институтын (1981, читтән торып) тәмамлаган. Армиядә хезмәт иткән. Хезмәт юлы1972 елдан Амур өлкәсендә локомотив депосы бригадиры булып эшли. 1975—1978 елларда МПС мастеры, 1978—1980 елларда МПС кабул итүчесе. 1980—1982 елларда — Горький тимер юлының Әгерҗе станциясе локомотив депосы электромашина цехының өлкән мастеры. 1982—1987 елларда — КПССның Әгерҗе райкомы инструкторы, сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире. 1987 елдан — Әгерҗе станциясенең локомотив депосы техник бүлек башлыгы, 1987—1993 елларда — баш инженер, 1993—1994 елларда — депо башлыгы. 1994 елдан – Әгерҗе районы администрациясе башлыгы. Ул эшләгән чорда муниципалитетта күп кенә социаль-мәдәни объектлар төзелә, авыл торак пунктлары инфраструктурасы үсеш кичерә, агросәнәгать комплексының өстәмә куәтләре булдырыла. 1998 елның мартыннан 12 ел (1998 елдан 2010 елга кадәр) Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе белән җитәкчелек итә. Бүлек каршында Татарстан Республикасында, Чуашстан, Марий Ил, Удмуртия, Киров өлкәсендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы «Содружество» компаниясе төзелә. Әлеге компаниянең генераль директоры булып 2010 елдан 2015 елга кадәр эшли[3]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia