Валерий Кандилов
Валерий Петр улы Кандилов (рус. Кандилов Валерий Петрович, 1952 елның 8 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Питрәч) — Татарстан Җөмһүриятенең социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе (2017 елдан), икътисад фәннәре кандидаты. Дәүләт статистикасының мактаулы хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1952 елның 8 гыйнварында Татарстан АССР Питрәч районының үзәге Питрәч авылында туган. КДУ каршындагы 131нче физика-математика мәктәбен (1969), «инженер-механик» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (1975), «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча Ташкәнт политехника институтын (1978) тәмамлаган[1]. Икътисад фәннәре кандидаты. Хезмәт юлыКАИны тәмамлагач, 1975—1978 елларда Ташкәнт шәһәрендә В. П. Чкалов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсендә (2012 елдан Ташкәнт механика заводы) инженер. ТПИ тәмамлагач, 1978—1982 елларда Казан шәһәрендә «Татгражданстрой» трестының автотранспорт предприятиесендә башлык урынбасары, ВНИИТнасосмашта станоклар бүлеге мөдире урынбасары. 1982—1990 елларда — КПССның Идел буе район, Казан шәһәр, Татарстан өлкә комитетларында фирка эшендә (инструктор, сектор мөдире). 1991 елда — ТАССР Югары шурасы секретариатының мәгълүмат секторы мөдире. 1991—1992 елларда — ТР Президенты аппаратының мәгълүмат үзәге башлыгы. 1992—1993 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты секретариаты каршындагы хуҗалык хезмәте күрсәтү предприятиесенең мәгълүмат үзәге башлыгы. 1993—1995 елларда — ТР Дәүләт шурасы секретариатының мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге мөдире. 1995—2000 елларда — ТР Дәүләт шурасы аппаратында: мәгълүмат-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире, эшләр буенча идарәнең Дәүләт шурасы эшчәнлеген мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге мөдире. 2000—2003 елларда — ТР статистика буенча дәүләт комитеты рәисе (РФ Госкомстатының территориаль органы җитәкчесе). 2003— 2004 елларда — ТР дәүләт статистикасы комитеты рәисе. 2005 елның 6 маеннан — ТР социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты рәисе[2]. 2005—2016 елларда — Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе [3]. 2017 елдан — ТР социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе[4]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән, кызы бар. Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia