Дания Сәлимова
Дания Сәлимова, Дания Әбүзәр кызы Сәлимова (кыз фамилиясе Салихова; 1957 елның 2 гыйнвары) – телче-галим, филология фәннәре докторы (2001), Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтының (филиал) филология һәм тарих бүлекчәсенең рус теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры (2002). Россия табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (2009). РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2007). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019). Тәрҗемәи хәле1957 елның 2 гыйнварында туган. Минзәлә педагогика көллиятен, «татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыту» белгечлекләре буенча Казан дәүләт университетын (1981, 1991) тәмамлаган. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Хәзерге татар теленең морфонологиясе» темасына кандидатлык (1986), «Төрле төзелешле телләрдә сүз төркемнәре: системалы – функцияле якын килү (татар һәм рус теле материалында)» темасына докторлык диссертацияләре (2001) яклаган[1]. ![]() ![]() Хезмәт юлы1981 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты) рус теле (хәзер рус теле һәм контрастив тел гыйлеме ) кафедрасында эшли. Доцент (1994), профессор (2002). Фәнни юнәлешләре
Фәнни һәм педагогик эшчәнлегеФилология факультетында утыз ел «Хәзерге рус теле. Сүз ясалышы һәм морфология», «Тел теориясе» фәннәреннән укыта. «Рус һәм татар теленең чагыштырма морфонологиясе», «Сәнгатьле тәрҗемәнең теориясе һәм практикасы», «Рус теленең грамматик төзелешендә күчеш күренешләре» исемле махсус курслар алып бара. 2006 елдан РФ мәгариф министрлыгы химаясендәге фәнни юнәлешне тормышка ашыра: 4 фәннәр кандидатыннан торган төркем текст мохитендә сүзләрнең лексик-грамматик классларының яшәве проблемалары белән шөгыльләнә. Галим кул астында әзерләнгән 7 кандидатлык диссертациясе Казан (2006, 2007), Төмән (2007), Тубыл (2007, 2009), Кемерово (2007, 2008) шәһәрләре югары уку йортлары диссертация шураларында яклана. 3 докторлык, 17 кандидатлык диссертациясен яклаганда рәсми оппонент буларак катнаша. Хезмәтләре4 монографиясе, 130 фәнни хезмәте басылган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Кызыклы фактД. Сәлимова — «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булган беренче Алабуга хатын-кызы. Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia