Алексей Ременников
Алексей Михайлович Ременников (10 ноябрь 1918, Петроград — 24 декабрь 2007, Казан) ССРБ һәм Россия тарихчы-борынгыны тикшеренүче, тарих фәннәре докторы (1971), профессор (1973), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994). БиографиясеРеменников Алексей Михайлович Мәскәү университетын (1941) тәмамлаганнан соң Вологда өлкәсе мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Бөек Ватан сугышы катнашучысы, 3-нче Беларус фронтында 251-нче Витебск укчылар дивизиясе тәрҗемәчесе. Тарих фәннәре кандидаты (1950), диссертация темасы: «Войны римлян с племенами Северного Причерноморья в III в. н.э», фәнни җитәкчесе С. Л. Утченко. Тарих фәннәре докторы (1971), диссертация темасы «Историческая роль племен Подунавья в падении Римской империи». 1950—2001 елларда Казан педагогика институтында эшли. гомуми тарих кафедрасы мөдире (1962-1988), факультет деканы. 2001 елдан пенсиядә. Алексе Ременников 2007 елның 24 декабрендә вафат була, Арча зиратында җирләнә. Фәнни мәнфәгатьләреБезнең эраның III-IV гасырларында Подунавье белән Рим арасындагы мөнәсәбәтләр. Бүләкләре2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Хөрмәт Билгесе ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Төп эшләре
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia