Михаил Марков (1900)
Михаил Марков (27 ноябрь, 1900, Царицын - 1981, Казан ) - геоботаник, биология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры. БиографияМихаил Васильевич Марков 1900 елның 27 ноябрендә Саратов өлкәсенең Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендә туган. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1920 елда бер үк вакытта ике югары уку йортына укырга керә: Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты һәм Казан авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы институты, агрономия факультеты. 1924 елда ул ике университетны тәмамап, диплом ала. 1926-1929 елларда Казан дәүләт университетының ботаника кафедрасында аспирантурада белем ала. 22 ел дәвамында ул берьюлы ике югары уку йортында эшли. 1926 - 1948 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында ассистент, доцент (1930 елдан), профессор булып эшли. 1928 - 1947 елларда ул КСХИның ботаника бүлеге мөдире. КДУда эшчәнлеге1924 елдан Казан дәүләт университетының биология һәм туфрак факультетының ботаника бүлегендә фәнни хезмәткәр, доцент, 1940 елдан профессор булып эшли.
12 ел дәвамында (1940-1952) КДУның биология һәм туфрак фәннәре факультеты деканы, 7 ел (1951-1958) университетның фәнни эш буенча проректоры була. Гаиләсе
Фәнни эшчәнлеге1937 елдан биология фәннәре кандидаты. «Лес и степь в условиях Закамья Татарской АССР» темасына кандидатлык диссертация яклый (фәнни җитәкчесе - Андрей Яковлевич Гордягин) . 1939 елдан биология фәннәре докторы. Докторлык диссертациясе темасы - «Природные условия развития растительности в пойме». Фәнни кызыксынулар:
Күп санлы ботаника экспедицияләре һәм Татарстан АССР территориясендә гербарийлар җыю белән җитәкчелек итә. Ул геоботаниянең яңа юнәлешен - агрофитоценологияне үстерү белән шөгыльләнә Татарстан АССРдагы болыннар (печәнлекләр һәм көтүлекләр) хуҗалык инвентаризациясе белән җитәкчелек итә, аларны рациональ файдалану һәм продуктлылыгын арттыру буенча гамәли тәкъдимнәр эшли. Чүп үләннәренә каршы тору өчен фәнни тәкъдимнәр эшли. Бүләкләре, мактаулы исемнәреТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1951). Басмалар
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia