Ирина Коновалова
Тормыш юлыИрина Коновалова Казан университетының химия факультетын, ә 1956 елда синтетик каучук кафедрасында белгечлек буенча аспирантураны тәмамлый. 1961 елдан химия фәннәре кандидаты. «Фосфор серкәләренең тулы булмаган эфирларын чиксез электрофиль кушылмаларга һәм чиксез углеводородларга тоташтыру» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый, фәнни җитәкче — профессор Аркадий Пудовик. 1972 елдан химия фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Электроноакцептор алмаштыргычлар белән активлашкан карбонил кушылмалы өч һәм дүрт координацияләнгән фосфор атомнары чыгарылмаларының реакцияләре». 1975 елдан — профессор. Казан университетында 1960 елдан — кече фәнни хезмәткәр, синтетик каучук кафедрасы (хәзерге вакытта югары молекуляр һәм элементоорганик кушылмалар кафедрасы) ассистенты, доценты, профессоры. 1972—1987 елларда — химия факультеты деканы. Ирина Коновалованың фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе элементоорганик кушылмалар химиясе, өч, дүрт һәм биш координацияләнгән фосфор атомы кушылмаларының синтезы һәм реакцион сәләте мәсьәләләре, ациклик һәм гетероциклик фосфорорганик кушылмаларның яңа төрләрен булдыру. 40 тан артык авторлык таныклыгы бар[1]. Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
Иҗтимагый эшчәнлекССРБ Югары уку йортының химия буенча фәнни-методик советы әгъзасы. Д. И. Менделеев исемендәге Рус химия җәмгыятенең Татар республика идарәсе президиумы әгъзасы.. Берничә ел дәвамында Кандидатлык диссертацияләрен яклау советы рәисе, рәис урынбасары, Казан университеты каршындагы Химия фәннәре буенча докторлык диссертацияләрен яклау советының гыйльми секретаре. Төп хезмәтләреАвтордаш буларак
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia