Сәләм Алишев
Сәләм Алишев (Сәләм Хатыйп улы Алишев) — тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле1929 елның 20 мартында ТАССР Чистай кантоны (хәзерге ТР Аксубай районы) Шәрбән авылында туган. Хəзерге Норлат районына кергəн Яңа Əлмəт авылында үсә. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаган (1951). Тарих фәннәре кандидатлыгына (1968), докторлыгына (1990) диссертацияләр яклаган. Хезмәт юлы
Фәнни эшчәнлегеС.Х. Алишев – XVI гасырның икенче яртысы – XX гасырның башындагы Казан ханлыгы һәм Урта Идел буе халыклары тарихы, Казан тарихы, татар халкының социаль һәм милли изүгә каршы көрәше тарихы буенча зур белгеч.[2] Чыганакларны өйрəнү методикасын булдырган галим. 18 монография һәм китап авторы, 250 дән артык фәнни мәкалә бастырган. Гыйльми эшендә татар һәм рус чыганакларын иркен куллана. Г. Ибраһимов (VII том), Газиз Гобәйдуллин («Тарихи сәхифәләр ачылганда», 1989), К. Насыйриларның тарихи хезмәтләрен бастыруга әзерли, Идел һәм Урал буенда Пугачев явы турында татарча документларны нәшер итүдә катнаша. Казан ханлыгының архивы, бай хан китапханəсе 1552 елда ук юкка чыкканнар. Алишев исə бу дəүлəт тарихын тикшерүдə, төрле якларга сибелгəн-чəчелгəн, инде күптəн юкка чыккан документаль кыйпылчыкларны җыеп, тулы бер комплекс барлыкка китерə алды. Аларны, хəтта, бер аерым җыентык итеп чыгарды. Һади Атласи, Михаил Худяков һəм кайбер башка тарихчыларның бу өлкəдəге эшлəрен лаеклы дəвам итте.[3] Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Кызыклы фактС.Х. Алишевның Урта Иделне Рус дәүләтенә кушу темасына язылган беренче докторлык диссертациясен (1978) Мәскәүдә Тарих институтында үткәрмиләр. 1990 елда «Урта Идел буе халыкларының тарихи язмышы. XVI г. – XX г. башы» темасына икенче диссертация әзерләп, якларга мәҗбүр була. Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia