Саре Абдуллина
Сарә Абдуллина, Сарә Нури Абдуллина (кыз фамилиясе Мәмүтказинова, кырымтат. Sare Nuri Abdullina, 1929 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Алупка) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1981), профессор (1979), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986). Тәрҗемәи хәле1929 елның 18 гыйнварында Кырым АССР Алупка шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан бабасы Гази Хәбибулла (1864—1929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе һәм граф Воронцовның утары (Алупка шәһәрендә) идарәчесе булган. 1944 елның маенда Кырым татарлары сөргене вакытында Идел буена, Мари АССРга сөрелгән. «Икътисад, планлаштыру, урман тауар алмашуын оештыру» белгечлеге буенча Идел буе урман техникасы институтын (Йошкар-Ола) кызыл дипломга тәмамлаган (1952). Хезмәт юлы
Хезмәтләре6 фәннәр докторы, 30 фәннәр кандидаты әзерләгән. Сәнәгать оешмалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы мәсьәләләре буенча 250 фәнни хезмәт язган. «Минск-22» һәм «Минск-32» ЭВМнарын сәнәгать оешмаларында куллануны кертүче. Казанның сәнәгатен үстерүнең 2005, 2010, 2050 елларга планы авторларының берсе. Бүләкләре, мактаулы исменәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia