Резеда Ганиева
Резеда Ганиева, Резеда Кадыйр кызы Ганиева (1932 елның 25 октябре (13 ноябре), ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Кече Шырдан — 2020 елның 21 марты, РФ, ТР, Казан) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994). Казан дәүләт университетында 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыткан. Ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Тәрҗемәи хәле1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрендә) Татарстан АССР Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1958). 1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта. Студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыткан. Резеда Ганиева — ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. «Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатында сатира» темасына кандидатлык, Кол Гали иҗатына багышланган докторлык диссертацияләрен язган. Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.[3] Гыйльми кызыксынулар өлкәсеТатар әдәбияты тарихы һәм теориясе; әдәбият белеме; татар әдәбиятының Көнбатыш Европа, рус, украин, гарәп, иран-таҗик, төрки телле әдәбиятлар белән элемтәсе; Көнчыгыш әдәбиятларында сәнгать алымнары; Г. Тукай, Г. Исхакый, Н. Думави иҗаты. Күпсанлы гыйльми мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Укыту программалары, энциклопедияләр төзегән. Кайбер хезмәтләре
ГаиләсеИре — Зөфәр Зәйни улы Рәмиев (1938 елның 24 июнендә Кама Тамагы районы Каратал авылында туган), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia