Рафаэль Фәссахов
Рафаэль Фәссахов, Рафаэль Хәйретдин улы Фәссахов (1939 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Тегермәнлек — 2003 ел, РФ, ТР, Казан) — галим, химия фәннәре докторы (1991), КХТИ профессоры (1992), Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1990). Тәрҗемәи хәле1939 елда Мөслим районының (хәзер Түбән Табын авыл җирлегенә керүче[1]) Тегермәнлек авылында туган. Әтисе Хәйретдин 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Рафаэль Мөслим районы Яңа Усы җидееллык, Мөслим урта мәктәбен (1956) тәмамлаган. Тормышның авыр елларында мәктәпне ташлап, бер ел күмәк хуҗалыкта эшли, кабат укуга кайтып, урта мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлый. Казанга килеп, ике ел төзелештә эшли. Өч ел армиядә хәрби хезмәттә була. «Инженер-химик-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын «бик яхшы» билгеләргә тәмамлагач (1967), шул институтта азотның органик кушылмаларының химия һәм технология кафедрасында эшкә калдырыла. Химия фәннәре кандидатлыгына (1972), докторлыгына (1991) диссертацияләр яклаган. 1972 елдан — кафедрада ассистент, доцент, 1992 елдан — профессор. Фәнни-педагогик эшчәнлеге36 ел КХТИда фәнни, педагогик эшчәнлек алып бара. 130дан артык фәнни хезмәт авторы. Уйлап табуга унлап патент алган [2]. Имидазолның төрләрен чыгаруга[3], кайбер дарулар ясауга зур өлеш кертә. Стәрлетамакның «Авангард» заводында яңа уйлап табылган шартлагыч матдәләрнең технологиясен үзләштерүдә катнаша. Аның җитәкчелегендә 8 кеше химия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Исеме Татар энциклопедиясенә кертелгән. Бүләкләре, мактаулы исемнәреГаиләсеХатыны Луиза. Балалары КХТИ тәмамлаган: кызы Чулпан, химия фәннәре кандидаты, «Казхимпромпроект» институтында, улы Адлер, КХТИ тәмамлагач, юридик белем алган, ТР прокуратурасында эшли. ИскәрмәләрЧыганаклар
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia