Актаныш технология техникумы
![]() Актаныш технология техникумы, «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри мәгариф оешмасы (рус. Актанышский технологический техникум) — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актаныш авылында (1988-1991 елларда эшчеләр бистәсе) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1]. Тарих1975 елда Бөгелмә районы Карабаш эшчеләр бистәсендә урнашкан 40нчы санлы Карабаш урта һөнәри техник уку йорты (СПТУ) базасында «12нче санлы һөнәри техник уку йорты» (ПТУ) буларак оештырылган[2]. 1977 елның 11 апреленнән «12нче санлы Актаныш авыл урта һөнәри техник уку йорты» (ССПТУ). 1983 елдан «80нче санлы урта һөнәри техник уку йорты» (СПТУ). 1994 елдан «Актаныш районының 80нче санлы һөнәри уку йорты» (ПТУ)[3]. 2007 елда «80нче санлы һөнәри уку йорты» дәүләт бюджеттагы башлангыч һөнәри белем бирүче уку йорты ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына күчерелә[4]. 2011 елдан лицей — «80нче санлы һөнәри лицей» дәүләт автоном башлангыч һөнәри белем бирүче уку йорты[5]. 2013 елдан техникум — «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном урта һөнәри белем бирүче уку йорты (ГАОУ СПО) [6]. 2013 елдан гамәлгә куючысы — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[7]. 2014 елда «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном урта һөнәри белем бирүче уку йорты (ГАОУ СПО) «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри мәгариф оешмасы (ДАҺМУ, ГАПОУ) итеп үзгәртелә[8]. Белгечлекләр
БинаУку бинасы 1977 елда 440 укучы урынына исәпләп төзелгән. 1992 елда бина өстәмә 180 укучы урынына киңәйтелгән. 168 урынлык тулай торагы бар[9]. ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
35 ел эчендә уку йорты 14 меңнән артык белгеч әзерләгән, шул исәптән 5 111 тракторчы-машинист, 5 626 шофер, 213 комбайнчы, 1 039 аш-су остасы, 208 сыер саву операторы, 303 ташчы, 25 штукатур-буяучы, 24 төзүче, 92 сугару остасы, 95 сатучы, 593 авыл хуҗалыгы бухгалтеры, 379 тегүче, 122 эретеп ябштыручы, 32 терлекчелек остасы, 15 чәчәк үстерүче, 18 мәдәниятне оештыручы, 25 ветеринария хезмәткәре, 20 токарь, 61 электромонтер, 25 социаль хезмәткәр.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia