Көллият бинасы
Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, «Бөгелмә профессиональ-педагогика көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе[1], рус. Бугульминский профессионально-педагогический колледж — 1965 елдан Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче бюджеттагы дәүләт белем бирү оешмасы.
Тарих
Белгечлекләр
Уку йорты нигезләнгән елларда «Хезмәт укытучысы», «Хезмәт һәм сызым укытучысы», «Хезмәт, сызым һәм физик тәрбия укытучысы», «Металл кисү» белгечлекләре дә булган.
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (техник дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 10 ай.
- Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә) Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Банк эше (банк эше белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Хокук саклау эшчәнлеге (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 6 ай.
- Социаль хезмәт (социаль эш белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Хокук һәм социаль тәэминатны оештыру (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Автомеханик (слесарь, машина йөртүче, заправкада эшләүче дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.
- Электр челтәрен ремонтлау буенча электромонтер (электромонтер дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.
Көллият базасында Бөгелмә шәһәре һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары өчен һәртөрле машина йөртүчеләр әзерләү үзәге ачылган. Производствога өйрәтү укытучылары өчен белем күтәрү курслары да эшли.
Шәхесләр
Директорлар
- 1962-1975 — Николай Назаров
- 1975-1985 — Хәмит Шәфыйков
- 1985-25.09.2023 — Фәрид Мәсгут улы Кәлимуллин, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы
- 25.09.2023-2025 — Гүзәл Мөдарис кызы Рәхимова
Укытучылар
Тәмамлаучылар
50 ел вакыт эчендә уку йортында Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе һ.б. өчен 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ Уку йортының Уставы буенча атамасы
- ↑ РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 204 13.07.1962
- ↑ РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 127 24.03.1963
- ↑ РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 30.09.2011 № 2422
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015
Сылтамалар
Моны да карагыз