П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте

П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте
Нигезләнү датасы 2 май 1932
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Пөтр Дементьев
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан, Казанның Авиатөзелеш районы һәм Соцшәһәр
Урам Копылов урамы
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бәйле оешмалар 93нче Питрәч һөнәри лицее
Адрес 420036, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Копылов урамы, 2б йорт
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/aviastroit/org6234(рус.)(тат.)
Җәмәгать транспорты тукталышы Авиатөзелеш
Карта
 П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте Викиҗыентыкта

логотип

П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте, кыскача КАТК (рус. Казанский авиационно-технический колледж имени П. В. Дементьева, ингл. Kazan Aviation Technical College named after P. V. Dementyev) — 1932 елда оешкан[1], көллият статусын 2007 елда алган. СССР авиация сәнәгатенең күпьеллык министры Пётр Васильевич Дементьев исемен йөртә. Казан шәһәренең Соцгород микрорайонындагы Копылов урамында урнашкан.

Тарих

Казан авиация институтында илдә авиация барлыкка килү һәм көчле үсеш чорында оештырыла. Баш Авиапромның 1932 елның 10 апрелендәге боерыгы нигезендә техникум 1932 елның 2 маеннан башлап мөстәкыйль уку йорты буларак эшли.

1946—1947 елларда Казан мотор төзүчеләр берләшмәсе һәм Казан авиация заводы нигезендә 1 нче һәм 2 нче номерлы филиаллар булдырыла.

1959 елда читтән торып уку бүлеге ачыла.

1964 елда икенче филиал Казан вертолёт заводындагы филиал белән Казан кичке авиация техникумы итеп үзгәртелә.

1970—2007 елларда техникум ТАССР Югары Советы Президиумының, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

1972—1987 еллар — ТАССР махсус урта уку йорты өчен база техникумы.

1997 елда Казан авиация техникумына Казан кичке авиация техникумы кушыла.

2007 елда дәүләт аккредитациясе нәтиҗәләре буенча техникумга көллият уку йорты төре билгеләнә[2]. Көллияткә ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы, СССР Авиация сәнәгате министры П.В. Дементьев исеме бирелә[3].

Бүләкләр

  • «Россиянең иң яхшы 100 урта махсус уку йорты» лауреаты;
  • «Мәгариф» өстенлекле милли проект конкурсы җиңүчесе (2008, 2009);
  • Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында гамәли бакалавриат әзерләү буенча конкурс җиңүчесе (2010)

Шәхесләр

Директорлар

  • Залалов Ильгиз Ирекович

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1946 1957 Заһидә Тинчурина 1897-06-13 Казан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты актёр
мөгаллим
Zakhida Tinchurina 1988-08-13


Тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1935 Михаил Доронин 1916-01-19 Козловец 1996-04-29
Павел Саначин 1918-07-12 Бөрсет мигъмар 1984-05-05
Хәйдәр Акалаев 1921-12-21 Тараз 1997-04-16
Гүрги Мәмәков 1926-12-02 Керәшен Казысы 2007-02-03


Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya