Балык Бистәсе агротехник техникумы
![]() ![]() Балык Бистәсе агротехник техникумы (рус. Рыбно-Слободский агротехнический техникум) —– Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәге Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Тарих1955 елда ССРБ министрлар шурасы каршындагы хезмәт ресурслары баш идарәсе фәрманы белән Корноухово авылында (1946-1954 елларда район үзәге) авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы ачыла. Уку йорты өчен ике катлы 2 агач йорт бүленә. Укытучы-осталар булып 7нче Куйбышев һөнәри училищесы (Болгар) (Иделдә су басу зонасында калган) укытучылары күчеп килә. Җитәкче итеп Николай Александр улы Чадов билгеләнә. 1972 елда Балык Бистәсендә 21нче һөнәри-техник укуханә ачыла. Уку йорты ташчылар, штукатур–буяучылар, балта осталары, сантехниклар әзерли. Шул ук елларда авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләячәк 17нче укуханә төзелә башлый. 1977 елда ике укуханәне берләштереп, 85нче авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-85) төзелә. Директор итеп Л. Лопатюк билгеләнә. 1981 елдан уку йорты директоры А. Писарев, 1994 елдан С. Парфенов, 2010-2016 елларда В. Төхвәтуллин. 2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән Балык Бистәсе аграр көллияте Балык Бистәсе агротехника техникумы итеп үзгәртелә. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Балык Бистәсе агротехник техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[3] буенча 70 студент кабул ителә:
Уку йортына бирелгән лицензия[4] буенча белгечлекләр:
ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
60 ел эчендә республика агросәнәгате өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләнгән. 1961 елда укуханәне Ю. Бекиев, 1962 елда С. Гыйздетдинов, 1964 елда Х. Идрисов, 1974 елда Илһам Вәлиев (район башлыгы), 1982 елда В. Банницын, И. Закиров һ.б. тәмамлаган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia