Яр Чаллы сәнгать көллияте (рус.Набережночелнинский колледж искусств, ингл.Naberezhnye Chelny College of Arts) — 1979 елданТатарстан АССРның (1991 елданТатарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы уку йорты, дәүләт мохтариятлы урта һөнәри белем бирүче уку йорты (көллият).
Үзенчәлекләре
Татарстанда сәнгать өлкәсендә күппрофильле белгечләр әзерләүче бердәнбер урта һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты [1]. Белем рус һәм татар телләрендә бирелә. Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре өчен һөнәри әзерлекле укытучылар, балет һәм халык биюләре ансамбльләре өчен артистлар, хореографлар, мәдәният һәм сәнгать оешмалары өчен хезмәткәрләр, һөнәри рәссамнар һәм дизайнерлар, музыкантлар әзерли.
Устав буенча исеме — Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү автономияле дәүләт мәдәният учреждениясе «Яр Чаллы сәнгать көллияте» (рус.Государственное автономное образовательное учреждение среднего профессионального образования Республики Татарстан «Набережночелнинский колледж искусств», ингл.The State Autonomous Educational Institution of the Secondary professional Education «The Art College of Naberezhnye Chelny»)[2].