Буа ветеринария техникумы![]()
Буа ветеринария техникумы, «Буа ветеринария техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[4] (рус. Буинский ветеринарный техникум) — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Тарих1931 елда, урта буын ветеринария белгечләре хәзерләү максаты белән, Татнаркомзем коллегиясе карары[6] буенча оештырылган. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[7] белән статусы «Буа ветеринария институты» федераль урта һөнәри белем бирү дәүләт оешмасы итеп үгәртелә. 2005 елда РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчерелә. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Буа ветеринария техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 195 студент кабул ителә.
Бина1907-1910 елларда Сембер губернасы Буа өяз шәһәренең элекке Зур Поп урамы белән Зират урамнары (хәзерге Төньяк Коммуна һәм Космовский урамнары) чатында кызыл кирпечтән төзелгән. Архитектор — Ф.О. Ливчак (1878-1919). Бина бизәлешендә XX гасыр башы сәнәгать модерны, эклектика һәм ампир стильләре кулланылган, төп керү юлының һәм фронтоны булган үзәк ризалитның корылышында готик архитектура мотивлары бар. Бинада 1907-1919 елларда Буа түбән баскыч һөнәр мәктәбе (1899 елда ачылган), 1919-1931 елларда Буа һөнәри эшчеләр мәктәбе, 1931 елдан Буа ветеринария техникумы урнаша[9]. ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар85 ел эчендә 18 меңнән артык белгеч (шул исәптән, 12 000 ветеринария фельдшеры, 4 000 зоотехник, 150 фермер, 1 020 бухгалтер, 1 меңнән артык юрист, 500 газ буенча техник) әзерләнгән[12]. Буа ветеринария техникумын тәмамлаучылар КГАВМ, Социаль мәгариф академиясе (элекке КСЮИ), ИСГЗ, КНИТУ, Татар агробизнес институты кебек югары уку йортларында укуларын дәвам итә ала.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia