Казан хореография укуханәсе
Казан хореография укуханәсе (рус. Казанское хореографическое училище, ингл. Kazan Choreographic School) — 1993 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы, техникум. Тарих
Белгечлекләр
ЭлемтәләрУку йорты Агриппина Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе, Н. Римский-Корсаков исемендәге консерватория, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Мәскәү дәүләт хореография академиясе белән багланышлар урнаштырган. БинаКазан үзәгендә, Карл Маркс урамында урнашкан бина 1906 елда архитектор С.В. Бечко-Друзин тарафыннан төзелгән. ХХ гасыр башы неоклассицизм стилендә төзелгән бина Г формасында. Бинаның ике канаты түбәсенә флюгер һәм кабыргалы өслекле гөмбәз куелган почмакта тоташа. Бина фасадын ярымколонналар һәм пилястралар бизи. Балконнарда катлаулы рәсемле рәшәткәләр. Икенче катка челтәрләп эшләнгән култыксалы тимер баскыч алып менә[2] ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Самар, Чабаксар, Петрозаводск, Йошкар-Ола, Чиләбе һ.б. шәһәрләрнең әйдәүче сәхнәләрендә бии. Татарстан җыр һәм бию ансамблендә, «Казан» бию ансамблендә, Игорь Моисеев исемендәге дәүләт академия халык биюе ансамблендә һ.б. бию коллективларында эшли. РФ күләмендә һәм чит илләрдә уздырылган балет конкурсларында лауреат исеменә лаек булалар.
ИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia