Лениногорск нефть техникумы
![]() ![]() Лениногорск нефть техникумы (рус. Лениногорский нефтяной техникум, ингл. Leninogorsk oil engineering school) — Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1955 елдан шәһәр) урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты. Нефть тармагында эшләү өчен белгечләр әзерли. Тарих1954 елда Лениногорскида Октябрьский шәһәре (БАССР) нефть техникумының (хәзерге С.И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллияте[1]) кичке уку бүлеге ачыла. 1958 елда Октябрьский нефть техникумының кичке уку бүлеге нигезендә Әлмәттә филиалы булган Лениногорск кичке нефть техникумы оеша. Беренче директоры — Петр Никифор улы Усков. 1966 елдан РСФСР нефть сәнәгате министрлыгы карары[2] белән көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре булган Лениногорск нефть техникумы. Азнакай эшчеләр бистәсендә 2нче, Төмән өлкәсе Лянтор шәһәрендә 3нче филиаллары ачыла. Ачылганнан бирле уку йорты Татарстан (башлыча «Татнефть» ААҖ), Башкортстан, Көнбатыш Себер, Ерак Көнчыгыш, якын чит илләрнең нефть тармагында эшләү өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Лениногорск нефть техникумына ТР мәгариф һәм фән мнистрлыгы фәрманы[3] буенча 225 укучы кабул ителә.
ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia