Спас тармак технологияләре техникумы
![]() ![]() Спас тармак технологияләре техникумы (рус. Спасский техникум отраслевых технологий ) — Татарстанның Спас районы үзәге Болгар шәһәрендә (элекке Никольское, Чертыково авылы, 1781 елдан Спас өяз шәһәре, 1926 елдан Спас-Татарский, 1935 елдан Куйбышев, 1991 елдан Болгар) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының фәнни-белем бирү кластерына керә [1]. Тарих1944 елда ТАССР халык комиссарлары шурасы карары белән Куйбышев шәһәрендә элекке районара колхоз мәктәбе базасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе ачыла. 1944-1945 елларда уку йортының директоры — Анатолий Никита улы Горбунов, 1946-1952 И.С. Караульный, соңрак Николай Василий улы Назаров, Михаил Александр улы Кривошеев, Иван Ефим улы Непомнющий, Николай Василий улы Юнысов, Ленард Әскар улы Фәйзуллин, Морат Салих улы Фәритов. 1954 елда 5нче Куйбышев авыл хуҗалыгы механизаторлары училищесы яңа Куйбышев шәһәренә күчә. Соңрак исеме 73нче СПТУ, 73нче һөнәри лицей итеп үзгәртелә, 2010 елдан Спас тармак технологияләре техникумы. 1972 елда яңа уку корпусы, 1974 елда лаборатор-практик эшләр корпусы, 1975 елда 260 урынлык тулай торак төзелә. 1983 елдан уку йортында пешекчеләр, кондитерлар, авыл хуҗалгы җитештерүе бухгалтерлары, тегүчеләр, тәрбичеләр, клуб хезмәткәрләре әзерләнә башлый. 65 ел эчендә уку йорты 27 меңнән артык белгеч: 23 мең механизатор, армия өчен 2 461 машина йөртүче, 240 машина белән сыер саву остасы, 574 пешекче, 390 бухгалтер, 202 тегүче, 23 агроном әзерләгән[3]. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Спас тармак технологияләре техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[4] буенча 146 студент кабул ителә
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia