93нче Питрәч һөнәри лицее
![]() 93нче Питрәч һөнәри лицее, 2013 елдан Казан машина төзелеше техникумы филиалы, 2015 елдан П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте филиалы (рус. Пестречинский профессиональный лицей, филиал Казанского авиационно-технического колледжа им. П.В. Дементьева) — Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында (1924 елга кадәр Кокушкино, 1964 елга кадәр Ленино, 1964 елдан, Апакай авылы белән кушылгач, Ленино-Кокушкино авылы) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Тарих1976 елда тракторчы-машинистлар әзерләүче укуханә ачыла. Дәресләр үткәрү өчен «Питрәч» совхозының механизатор остаханәләре һәм конторасы бирелә. Беренче оста-укытучы итеп Александр Василий улы Щербинин билгеләнә. Ленино-Кокушкино, Крәш-Сәрдә урта мәктәпләрендә, Казиле авылында укуханәнең филиаллары ачыла. 1990 елда уку йорты 93нче урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-93) итеп үзгәртелә. 1995 елдан 93нче һөнәри лицей (ПЛ-93). 2013 елның 1 ноябреннән, авыл хуҗалыгы юнәлешен саклаган хәлдә, Казан машина төзелеше техникумына филиал итеп кушыла. 2015 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән Казан машина төзелеше техникумы П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенә кушылгач, 93нче һөнәри лицей да көллиятнең (420036, ТР, Казан, Копылов ур., 2нче "б" йорт) филиалы булып исәпләнә[3] Уку йортының 104 урынлык тулай торагы (өч катлы йортның икенче катында) бар. Белгечлекләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia