Барый Әшрәпов
Барый Әшрәпов, Барый Әшрәп улы Әшрәпов (Әшәрәпов[1], 1922 ел, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш кантоны, Ишки ― 1982 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актеры, Минзәлә дәүләт драма (1950―1953 елларда), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия (1953―1982 елларда) театрлары артисты, Татарстан АССР атказанган артисты (1976)[2]. Тәрҗемәи хәле![]() 1922 елда Татарстан АССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Ишки авылында туган. Мамадыш педагогия училищесын (1939 елда), Татар театр техникумын (1950 елда) тәмамлаган. 1940 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Монголия Халык Республикасында хезмәт иткән. 1941―1946 елларда – Ерак Көнчыгыш фронты бүлгеләрендә взвод командиры. 1946―1947 елларда ― Татарстан АССР Тәкәнеш (1963 елдан Кукмара) районы Кәркәүч авылы җидееллык мәктәбендә укытучы. 1947―1950 елларда Казанда Татар театр техникумында укый. 1950―1953 елларда Минзәлә колхоз – совхоз (1957 елдан дәүләт) театрында хезмәт итә. 1953 елдан вафатына кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. Башкарган рольләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia