Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев, Фирдүс Фәрит улы Тямаев (1983 елның 3 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Түбән Норлат) — популяр эстрада җырчысы, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты (2018). Тәрҗемәи хәлеТямаев Фирдүс Фәрит улы 1983 елның 3 февралендә ТАССР Октябрь районы (1997 елдан Норлат районы) Түбән Норлат авылында туган. 9 нчы классны тәмамлагач, 1998 елда Лениногорски шәһәрендә музыка училищесына укырга керә. Баян бүлегендә бик яратып укый, көйләр яза башлый, КВНда катнаша, беренче урыннар алалар. Соңгы курсны тәмамларга 6 ай калгач, 8 октябрь 2001 елда әтисе вафат була. Укуын тәмамлагач, шул ук елны Азнакай шәһәренә күчеп китә. Шул шәһәрдә 4 ел эшли һәм 40 ка якын көй яза. 2005 елда кире туган ягына кайтып китә. Группа җыя, төрле артистлар белән гастрольләргә йөри башлый. Татарстан, Башкортстан, Самара, Сембер өлкәләре шәһәр-авылларында, Мәскәүдә концертлар куя. Бүгенге көндә 50 дән артык язган көе бар, күптән түгел студия ачылды, беренче дискы дөнья күрде. Туйлар, юбилейлар алып бара. ГаиләсеИсән-сау әнисе, олы апасы һәм энесе бар. Кызыклы фактлар
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia