Дилүс Хуҗәхмәтов
Дилүс Хуҗәхмәтов, Дилүс Дамир улы Хуҗәхмәтов (1987 елның 29 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы) — курчак театры актеры, 2002 елдан — Яр Чаллы курчак театрында, 2012 елдан — Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Татарстанның атказанган артисты (2018). «Тантана» (2011, 2015, 2019, 2021, 2022, 2024) һәм «Алтын битлек» (2024) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле1987 елның 29 августында Чаллыда туган. Туган шәһәрендә 7нче музыка лицееның театр бүлеген (бик яхшы билгеләргә), Чаллының 52нче татар мәктәбенең тугыз классын тәмамлаган (2002). 14 яшеннән һөнәри театр дөньясына кереп киткән — Чаллы дәүләт курчак театрында эшли башлаган: башта сәхнә машинисты, тавыш операторы, соңрак — актер[1]. «Курчак театры актеры» белгечлеге буенча Казан театр укуханәсен (2015, читтән торып), Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының икътисад факультетын тәмамлаган. Ун ел Яр Чаллы курчак театрында эшләгән. 28 спектакльдә 60 роль башкарган[2]. 2012 елдан – Илдус Зиннуров чакыруы буенча, Казанда, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Театр коллективы белән РФ төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә гастрольләрдә, курчак театрларының халыкара фестивальләрендә катнаша: «Оренбургский арбузник» (Ырынбур), «Радуга» (Самар), «Серебряный осетр» (Волгоград), «ЛИКУРИЧ-65» (Кишинев, Молдова), «И-Волга» (Тольятти), II Баку халыкара курчак театрлары фестивале (2013, Баку, Азәрбайҗан), II «Театральное Поволжье» -«Ниточка» Идел буе округы курчак театрлары фестивале (2014, Уфа), VII «Белгородская забава» халыкара фестивале (2015, Белгород) һ. б. Башкарган рольләре![]()
Тавыш яздыру«Шаян» телеканалыннан барган бик күп популяр мультфильмнарны татарча сөйләштерүче актер — «Кечкенә викинг Вик»та Хал, Снуре, Свен, Джурей, Урби, Горн, Фекс, Ульме Покслар, «Тычкан абый дәресләре»ндә Профессор Квиз, Лаборант Чейзилар аның тавышы белән сөйләшә[3]. Бүләкләре, мактаулы исемнәреД. Хуҗәхмәтов чит шәһәрләрдә үткән фестивальләрдә «Иң яхшы ир-ат роле» төрендә җиңүләр яулап кайта:
ГаиләсеХатыны — Лилия, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган (Наилә Гәрәева курсы). Чаллы курчак театрында оештыручы-педагог булып эшләгән. 2011 елда өйләнешкәннәр. Улы Кәрим, кызы Мәликә. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia