Николай Юкачев
Николай Викторович Юкачев (03.12.1956; Нырты, Кукмара районы, ТАССР — 03.10.2009; Казан, Татарстан) — татар артисты, Әлмәт, соңыннан Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (1996).[1][2] Татар театры тарихында төрки милләтеннән булмаган икенче[3] һәм бердәнбер ир-ат артист.[4] БиографиясеНиколай Юкачев 1956 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Нырты авылында туган. Әтисе — Виктор Тарико, украин, әнисе — Екатерина Юкачева, рус[5][6] (икенче чыганаклар буенча — удмурт[4]) милләтеннән. Татар телен дә Николай Юкачев 80%ын татарлар[7] (нигездә, керәшен татарлары[8]) тәшкил иткән Нырты авылында өйрәнгән.[6] Авылда мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан театр училищесына укырга керә.[6] 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый,[5][1] 1983 елда, режиссер Марсель Сәлимҗанов чакыруы белән Камал театрына күчә.[9] Николай Юкачев 2009 елның 3 октябрендә Казан шәһәрендә алдан кичергән инфаркт нәтиҗәсендә калган авырудан соң вафат була.[5][10] Кукмара районы Нырты авылы зиратына әнисе янына җирләнгән.[4] ГаиләсеХатыны — Юкачева Раушания Хөснетдин кызы, Татарстанның атказанган (2003) һәм халык (2009) артисты. Юкачевлар партнер булып «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган «Зөлфия»дә (авторы – Кәшшаф Әмиров) уйныйлар. Бер кызы (Светлана Николай кызы (Хаметова), мәдәният институтын бетергән, бизнес юлыннан киткән), оныклары (Динара, Сабина) бар[11]. РольләреХәсән — «Зөлфия» (К.Әмиров); Гурий — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Закир — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Иван — «Без китәбез, сез каласыз», Егор — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин); Физат — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Тегермәнче — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Бичура — «Бичура», Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Диоген — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Ирек — «Мирас» (Г.Каюм); Саматов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Зәки — «Кишер басуы» (З.Хәким); Белярдо — «Биюче» (Лопе де Вега); Илтабан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Гомәр — «Талак, талак» (Х.Вахит); Шаталов — «Телсез күке» (З.Хәким) һ.б.[1] Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia