Миләүшә Шәйхетдинова
Шәйхетдинова Миләүшә Наил кызы – Татарстанның атказанган артисты (2014). 1972 елның 9 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзерге университет) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Студент чагында Г.Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Сәхнәдә тормышчан яши белүче артистка. Рольләре: Каролина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Рәсимә — «Җанкисәккәем», Розалия – «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Ваемсызбикә — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Заречная — «Акчарлак» (А.Чехов); Амалия — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер); Регина — «Өрәкләр» (Г.Ибсен); Хәбибә — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Нәгыймә — «Көндәш» (Г.Камал); Айшә — «Арзы кызы» (М.Тарухан); Рәшидә — «Талак, талак» (Х.Вахит); Гайшә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Наталья Ивановна — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б. Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia