Динара Садретдинова
Динара Садретдинова — телевизион журналист. 2002-2015 елларда Россия-1 телеканалында мөселманнар өчен «Мусульмане» тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәл1976 елда Мәскәү шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әти-әнисенең нәсел-нәсәбе хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Питрәксе авылында. Рәфыйк Садретдинов озак еллар автослесарь булып эшләгән. Разия Садретдинова радиода тавыш операторы, аннары тавыш режиссеры булып эшләгән. Динараның 6 яшькә олы апасы Наилә бар, ул белгечлеге буенча филолог. Динара — Мәскәүдә туган дүртенче буын. Кияүдә, кызы Ясминне үстерә. Белеме
Хезмәт1999 — «АСТ-Прометей» спутник телеканалындагы «Ислам дөньясы» программасын алып баручы. 2002 – 2015 елларда — ВГТРК «Россия» телеканалында «Мөселманнар» 2012 елның 26 сентябрь көнендә архивланган. тапшыруын алып баручы. Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәрДинара Садретдиновага үзләренең хөрмәтен күрсәтеп, Татарстан, Карачай-Черкес, Дагыстан республикалары “атказанган артист” исемен биргәннәр, ул шулай ук Ингушетия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дә. ИскәрмәләрСылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia