Википедиядә
Васильев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Владимир Васильев , Владимир Михаил улы Васильев (1978 елның 23 ноябре , ССРБ , РСФСР , ТАССР , Яр Чаллы ) — опера җырчысы (бас ), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2004 елдан ) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (2006 елдан ) солисты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы (2011 елдан ). Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе (2014 елдан ). Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2023) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1978 елның 23 ноябренда Яр Чаллыда туган. Казан дәүләт педагогика университетын (Яр Чаллы филиалы) «тарих укытучысы» белгечлеге буенча (2000 ), Казан консерваториясен «академик җырлау» белгечлеге буенча (Ю. Борисенко сыйныфы ) (2006 ), Казан консерваториясе каршында аспирантураны (җитәкчесе Ю. Борисенко ) (2009 ) тәмамлаган.
2006 -2008 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә (Важа Чачава сыйныфы ), 2009 елда Вена операсында (Е. Нестеренко җитәкчелегендә ) стажировка үткән.
Владимир Васильевның Важа Чачава белән Рахманинов залында сольный концертыннан соң. Владимир Васильев (у ) үзенең остазлары Юрий Борисенко, Важа Чачава, Вера Таганцева белән. Казан, 15.06.2007.
Хезмәт юлы
2004 елдан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.
2006 елдан М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры солисты.
2011 елдан Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы.
2014 елдан Татар дәүләт филармониясендә әдәби-музыкаль лекторий мөдире.
Иҗаты
Илһам Шакиров (с ), Георгий Ибушев (ү ), Роман Чуйнов (у ) белән
Владимир Васильев
Чит илләрдә гастрольләрдә була: Украина (2003 ), Төркия (2004 , 2005 , 2006 , 2008 ), Казакъстан (2004 , 2012 ), Бөекбритания (2005 , 2006 ), Азәрбайҗан (2006 ), Беларусь (2007 ), Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте (2008 ), Австрия (2009 ), Һолландия (2009 , 2010 , 2011 ), Бельгия (2009 ), Польша (2010 ), Франция (2011 , 2013 ), Чехия (2014 ), Алмания (2014 ).
Халыкара опера фестивальләрендә: ТЮРКСОЙ төрки халыклар фестивалендә (Мәрсин, Төркия , 2008 ; Гирна, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте , 2008 ), Ф. Шаляпин исемендәге фестивальдә (Казан , 2007 -2012 ), «Ирина Архипова тәкъдим итә» (Ярославль , 2006 , Мәскәү , 2006 ), Собинов музыка фестивалендә (Курск , 2009 ), «Шаһимәрдән дусларын җыя» (Павлодар , Казакъстан , 2012 ) һәм Р. Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестивалендә (Түбән Новгород , 2006 , Казан , 2006 ) катнаша.
Дирижёрлар М. Плетнёв, Ф. Мансуров , Р. Салаватов , В. Васильев , М. Боэми, Г. Ринкявичюс, М. Аннамамедов, В. Соболев, П. Сорокин (Зур театр, Мәскәү ), К. Дургарян (Ереван , Әрмәнстан ), Н. Некрасов, А. Шутиков, режиссёрлар М. Панджавидзе (Зур театр), Д. Сәетович, Б. Бергер-Горски (Австрия ) белән хезмәттәшлек итә.[ 2]
Репертуар
2004 — «Тегермәнче хатыны» (Мельничиха ) Дж. Паизиелло — Располонэ
2005 — «Монда таңнар тыныч» (А зори здесь тихие ) К. Молчанов — Васков
2006 — «Фауст» Ш. Гуно — Мефистофель
2006 — «Шагыйрь мәхәббәте» Р. Ахиярова — Газраил (беренче башкаручы )
2006 — «Пики дамасы» (Пиковая дама ) П.И. Чайковский — Сурин
2007 — «Трубадур» Дж. Верди — Феррандо
2007 — «Евгений Онегин» П.И. Чайковский — Зарецкий
2008 — «Борис Годунов» М.П. Мусоргский — Митюха
2008 — «Травиата» Дж. Верди — Барон
2009 — «Риголетто» Дж. Верди — Марулло
2009 — «Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини — Принц Ямадори
2010 — «Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти — Раймондо
2010 — «Евгений Онегин» П.И. Чайковский — Кенәз Гремин
2011 — «Кармен» Ж. Бизе — Цунига
2011 — «Җәлил» Н.Г. Җиһанов — старшина Ковалёв
2014 — «Борис Годунов» М. П. Мусоргский — Пимен
«Кенәз Игорь» А. П. Бородин — Кончак
«Риголетто» Дж. Верди — Спарафучиле
«Серальдән урлау» (Похищение из Сераля ) В. Моцарт — Осмин
«Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини — Бонза, Комиссар
Фильмография
2012 — «Кабан күле хәзинәләре» (Сокровища озера Кабан ) (режиссёр Д. Коробкин) — кияү
Дискография
2011 — Рус халык җырлары һәм борынгы романслары. «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры белән (дирижёр Р. Ильясов ).
2012 — Рус классик романсы кичәсе (концертмейстер М. Мулин ).
Хезмәтләре
В. Васильев. Поповка авылы тарихы (Зәй районы Поповка авылы нигезләнүгә 100 ел тулу уңаеннан). Казан, Институт истории АН РТ, 2007.[ 4]
В. Васильев. Минем гаилә (XVIII гасыр башыннан алып 4179 кеше кергән 11 буын шәҗәрәсе). Казан , 2011.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Әти-әнисе Михаил Евстафий улы Васильев (25.09.1940) һәм Анна Владимир кызы Васильева (Глухова) (06.10.1940) икесе дә Зәй районы Поповка авылында туганнар.
Хатыны Елена, уллары : Александр (06.10.2002) һәм Николай (23.11.2007), икесе дә музыка белән шөгыльләнә.
Кызыклы факт
2013 елның 21 февралендә Татарстан дәүләт гимнын беренче башкаручыларның берсе (Рөстәм Миңнеханов , Минтимер Шәймиев , Фәрит Мөхәммәтшин , Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары каршында )[ 5] .
Искәрмәләр
Әдәбият
Васильев, В. Мин бәләкәйдән үк татарча аралашып үстем. «Мәдәни җомга », 12.11.2004.
Васильев, В. Җиңүләрнең барысы да кыйммәт: (җырчы белән әңгәмә) /Әңгәмәдәш Рузилә Мөхәммәтова. «Сәхнә» , 2005, № 5.
Малахальцев, А. Не оскудела Казань басами: (о солисте Татгосфилармонии им. Г. Тукая Владимире Васильеве). «Республика Татарстан» , 03.12.2005. (№ 242).
Мөхәммәтова, Р. «Мин бик әйбәт икәнмен», ди танылган җырчы Владимир Васильев, уенын-чынын бергә кушып. «Шәһри Казан », 03.11. 2007.
Мөхәммәтова, Р. Иң яхшы бас: (җырчы Владимир Васильев турында). «Ватаным Татарстан », 23.12.2005. (№ 254).
Сылтамалар
А Ә Б В Г Җ З И К Л М Н П Р С Т У Ү Ф Х Ш Ю Я
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары
Орденнар Медальләр Халык Атказанган Шәрәфле Премияләр
А Ә Б В Г Д Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ш Ю Я
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары
Орденнар Медальләр Халык Атказанган Шәрәфле Премияләр