Винарис Ильегет
Винарис Ильегет, шулай ук Винарис Илъегет (сәхнә исеме), паспорттагы исеме Виталий Ефимович Блехер (1978 елның 11 марты, СССР, РСФСР, Пермь) ― эстрада җырчысы, артист-вокалист (солист), «Ре Мажор» ҖЧҖ генераль директоры[1], «Болгар радиосы», «Туган тел» милли музыкаль премияләре иясе. Татарстанның атказанган артисты (2023). Тәрҗемәи хәле1978 елның 11 мартында[2] Пермь шәһәрендә гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе Ефим Блехер, әнисе Маһирә Ильзигитова (икесе дә вафатлар), гаиләдә 12 яшькә өлкәнрәк апасы бар. Балачагы әнисенең туган ягы ― Пермь өлкәсе Пермь районы Куян авылында үтә. Әтисе Ефим ― яһүд, Еврей автономияле өлкәсенең башкаласы Биробиджан шәһәреннән, аның әти―әнисе сугыш елларында вафат булган, шул сәбәпле Ефим балалар йортында үскән. Куян авылыннан ерак булмаган хәрби частьтә танкист булып хезмәт иткән, моңа өстәп армиядә оркестрда уйнаган[3]. Виталий (Винарис) Пермьнең 81нче рус мәктәбендә укыган. Параллель рәвештә музыка мәктәбендә белем алган. Сәнгать мәктәбендә дә укыган. Өченче сыйныфта укыганда, Россиядә бердәнбер булган малайлар хор мәктәбенә җибәргәннәр. Вокал буенча башка бер җирдә дә укымаган. Пермь дәүләт мәдәният институтының режиссура кафедрасын тәмамлаган. 2000 елдан бирле Казанда яши, татар эстрадасына катнашып китә. Аның репертуарында кызу темплы, шаян, күңелле җырлары арасында мәгънәле, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче салмак җырлар да шактый урын ала: «Мөкәррәмә», «Чиялектә», «Кәтүк түти», «Син булмасаң», «Мәхәббәт күбәләге», «Ана», «Сөю гөлем», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Килеп китсәм ни була», «Рәхмәт, әти», «Юанша», «Пермьның егетләре», «Үз кешем», «Әйдә, иркәм», «Егетләр», «Ник дәшмисең», «Җүләр чаклар», «Онытма», «Яннарымда матур кызлар», «Әллә ниләр уйлама, әни», «Марина, Лена, Натуша» һ.б.[4] Эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. 17 яшендә Пермьдә татар клубы оештырган булган, аннары аерым бина алып, татар дискотекалары үткәргән. Казанда банкет залы («Маһирә», Пушкин урамы) белән кафе тота. Концертларда, Сабан туйларында чыгыш ясый[5]. Сәхнә исемен (Винарис Ильегет), Хәмдүнә Тимергалиева тәкъдиме белән, әнисенең фамилиясеннән (Ильзигитова) кыскартып ясаган. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеУнҗиде яшендә беренче мәртәбә өйләнгән булган. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia