Роза Хәйруллина
Роза Хәйруллина (Роза Вәкил кызы Хәйруллина) – театрда уйнаучы һәм кинода төшүче артистка. Татарстан АССРның (1987) һәм Россия Федерациясенең (2012) атказанган артисты. Россиянең К. С. Станиславский исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1992). Тәрҗемәи хәле1961 елның 12 сентябрендә Красноярск крае Норильск шәһәренең Таёжный бистәсендә туган. Себергә сөрелгән күмәк хуҗалык рәисенең оныгы. 1973 елда, Казанга кайтырга рөхсәт булмау сәбәпле, гаиләсе белән Татарстанның Яшел Үзән шәһәренә күчеп кайта. Өченче класста укыганда ук Евгений Клейманның театр түгәрәгенә йөри һәм артист булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесының татар бүлегенә укырга керә. ИҗатыКазан театр училищесының икенче курсыннан Камал театрында спектакльләрдә уйный башлый. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Камал театрында эшләү белән беррәттән, Казан ТЮЗында да эшли башлый. Башта режиссёр Леонид Верзуб белән, ул Австралиягә киткәч, Борис Цейтлин белән эшли. «Дракон» спектаклендә сәркатип кызны, «Гайсәнең анасы» (В. Володин әсәре) спектаклендә төп рольне, «Иртәнге күктә йолдызлар»да фахишә Марияны уйный.[1] 1992 елда Б. Васильевның «Кич тә булды, иртә дә булды» (рус. И был вечер, и было утро…) романы буенча куелган «Туздыру» (рус. Погром) спектаклендә Роза Треф ролендә уйнаган өчен РФ дәүләт премиясе бирелә (театр режиссеры Борис Цейтлин, рәссам Мария Рыбасова белән берлектә).[2] 1996 елның гыйнварында чыккан янгыннан соң Казан ТЮЗы артистлары төрле сәхнәләрдә уйнарга мәҗбүр була, мәсәлән, Р. Хәйруллина Чиләбе ТЮЗында уйный. 1997 елда Самар шәһәренең «СамАРТ» театры режиссеры А.Я. Шапиро чакыруы буенча Р. Хәйруллина Самар театрына күчә һәм анда баш рольләрдә уйный башлый. 2009 елдан «Табакерка» театрында (Олег Табаковның Театр-студиясе, Мәскәү) классиканы: Шекспир, Уильямс, Горький, Толстой, Брехтны уйный.[3] Луиза Хөснетдинова белән бер труппада уйный. Санкт-Петербургда «Ленсовет исемендәге театр»да, «Комедиант приюты» театрында уйный. РольләреКамал театрында«Ярлы кешеләр» (рус. Бедные люди , Ф. Достоевский) — Варенька, «Пыяла киек йорты» (рус. Стеклянный зверинец, Т. Уильямс) — Лаура, «Җәйге төндәге йокы» (рус. Сон в летнюю ночь , У. Шекспир). Казан яшь тамашачы театрында
«СамАрт» театрында«Тормыш төбендә» (рус. На дне, М. Горький) - Настя, «Аю» (рус. Медведь, А.П. Чехов) - Попова, «Юбилей» А.П. Чехов - Мерчуткина, «Вакула тимерче рәсемнәре, яки Диканькага якын хутордагы кичләр» (рус. Малюнки кузнеца Вакулы, или Вечера на хуторе близ Диканьки, Н.В. Гоголь) - Солоха, «Буратиноның ахмаклар илендәге маҗаралары» (рус. Приключения Буратино в стране дураков, А.Н. Толстой) - Буратино, «Кураж анакай» Б. Брехт - Кураж, «Василий Теркин» А. Твардовский - Үлем, «Кем ат булып кешни белә?» (рус. Кто умеет ржать лошадью?, А. Болотов) -Җыештыручы, «Миледи төшләре» (рус. Сны Миледи, Ю. Волков) - Миледи, «Бәхетле Һанс» (рус. Счастливый Ганс, М. Бартенев) - Ана каз, «Пеппи Озыноекбаш яки Кукарямба» (рус. Пеппилотта Длинныйчулок или Кукарямба, А. Линдгрен) - Пеппи. Табакеркада
ФильмографияКүп кенә нәфис фильмнарда төшә: «Иван Грозный» (2009), «Суходол» (2011), «Орда» (2012),[4] «Корбан-роман» (2013)[5] һ.б.
Кызыклы фактЧулпан Хаматова: «Урамнан барганда юрадым, әгәр дә хәзер ТЮЗ ишегеннән Роза Хәйруллина чыкканын күрәм икән, артист булачакмын, дип. Һәм ул чыкты...безнең заманның даһи артисты».[6] Бүләкләре«Орда» фильмында
Искәрмәләр
Чыганаклар1. В. Иванов. Иллюзорный мир Розы Хайруллиной. Звезда Поволжья, 2009, № 16.[1] 2. Ч. Хаматова. Казань - это то, что я есть. «Казанские ведомости», 2005, № 164. Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia