Казан арты керәшеннәре сөйләше
![]() Казан арты керәшеннәре сөйләше — татар теленең урта диалектына караган сөйләше, Кама елгасының түбән агымының уң һәм Идел елнасының суляр арасындагы елгалар бассейннарында, ягъни Казан шәһәреннән төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җирләрдә яшәүче керәшен татарлары арасында таралган. ТарихыКазан арты керәшеннәр төркеме иң борынгылардан санала. Ул биләгән территория элекке Казан ханлыгының үзәге булган, аңа элеккеге болгар-татар биләмәләре кергән. Казан арты керәшеннәре - үзләре яшәгән урында чукындырылган татарларның токымнары. Тарихчылар әйтүенчә, бу төбәктә татарлар тарафыннан ассимиляцияләнгән төрки булмаган халык та чукындырылган. Моннан тыш, Казан ханлыгын төзүдә нугай кабиләләре дә актив катнашкан.[1] Хәзерге галимнәр китергән кайбер фактлар да нугайларның татар халкын формалаштыруда катнашуын күрсәтә. Нугайларның килеп утыру очраклары Казан артында да булган. Мөгаен, аларның бер өлеше христиан динен кабул итеп керәшеннәр дип атала башлагандыр. Казан арты керәшен сөйләмен тикшергәндә болар барысы да тел фактлары белән дә раслана. Казан артында, нигездә, иске чукынганнарның (ягъни 1740 елга кадәр чукындырылган татарларның) токымнары сакланып калган. Берничә гасыр дәвамында дини нигездә изоляцияләнгән үсеш, бер яктан, яңа сыйфатлар барлыкка килүгә, икенче яктан, архаик күренешләрне күрше татар сөйләмнәренә караганда яхшырак саклауга ярдәм иткән.[2] Казан арты керәшеннәренең сөйләше урынчылыкларга бүленә: мишә, нократ, кама буе, кукмара, шушма һәм кайвакыт бу сөйләшкә ешрак көнбатыш диалектка кертеләторган ташкирмән һшм пакшин урынчылыкларын да өстиләр.[2] Искәрмәләр
СылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia