Казан арты керәшеннәре сөйләшенең шушма урынчылыгы
![]() Казан арты керәшеннәре сөйләшенең шушма урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Шушма елгасы буендагы керәшен-татар авылларында таралган урынчылыгы. ТаралышыШушма урынчылыгы Балтач районы Биктәш, Дорга, Иске Чепья, Югары Субаш, Кукмара районы Югары Чура, Кече Чура, Поршур, Пчеловод, Югары Чәти, Малмыж районы Носла,[1] Марий Элның Мари-Төрек районы шушма керәшеннәре XX гасыр башында килеп төпләнгән Дружино, Кече Нослы, Яңа Мир, Шора, Новопавловский авылларында таралган. ҮзенчәлекләреФонетика. Сингармонизм күренеше ирен гармониясендә ачык чагыла, ягъни о, ө авазлары тәэсирендә алдагы иҗекләрдә ы, е авазлары түгәрәкләнә: боронғо — борынгы, , қош қөнө — кыш көне. Сүзнең яки иҗекнең ахырында қ, һәм л, н авазлары алдыннан т авазы — ' (хәмзә бугаз авазы) фонемасын белән алыштырыла: коча’лый — кочаклый, рә'ле — рәтле. Ике сузык арасында гъ авазы төшеп кал: таын — тагын. Морфология. Керәшеннәрнең башка сөйләмнәре белән чагыштырганда -ма(ғ)а/-мə(г)ə инфинитивы активрак кулланыла: Май җазмага менəм дигəн ийе. — Май яздырырга менәм дигән иде. Лексика. Әлеге сөйләмдә лексик үзенчәлекләр барлык тематик төркемнәрдә дә күзәтелә: тоҗом — гөслә кылы, бутый — ботка, дурчый — дурочмак, күзей — күзикмəк, та(ғ)ан асты — яшьләр уены, тəтə — апа, җыра’ тəтə — əнисенең апасы, җырағай>җырақ ағай — əнисенең абыйсы, бейем — кайнана, ызур əней, ызур əтей (башка керәшеннәрдә — урсəти, урсəнəй) крестныйлар; нəнə/нəнəй — əни; нини — əтисенең абыйсы (удмуртча нюнь, нюньи, нюня — абый).[1] ИскәрмәләрСылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia