Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кукмара урынчылыгы
![]() Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кукмара урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Кукмара районында керәшен-татарлары һәм удмуртлар кушылып яки якын аралашып яшәгән авылларында таралган урынчылыгы. ТаралышыКукмара урынчылыгы Җумыя, Сәрдәүч, Үрəчбаш, Түбән Үрәс, Танькино, Кызыл Тау авылларында таралган.[1] Моннан тыш кукмара керәшеннәре нигезләгән авыллар Удмуртиядә дә очрый, араларында Кизнәр районы Балдейка авылы сакланып калган. ҮзенчәлекләреБу авыллар элек — электән удмуртлар белән күршелектә яшәгән. Бу якларда удмуртлар да татар телен яхшы беләләр, шул ук вакытта кушылып яшәүче авылларда керәшеннәр дә удмуртча иркен сөйләшәләр. Фонетика. А сузыгы ачык әйтелә, к, г авазлары, әдәби телдән аермалы буларак, арткы тел авазлары, миишәр диалектындагыча әйтеләләр. Кайбер сүзләрдә ы, е ~ и авазлары алышышына: ичә — эчә, иченә — эченә; а ~ ә: җәйдәк — җайдак. Үз исемнәрендә басым соңгысына төшә: Галя', Вача', Одо’к. Морфологик үзенчәлекләре юк.[1] Лексикада удмурт теленнән кергән сүзләр күп очырый, бу аны нократ сөйләше белән якынайта . Аеруча туганлык сүзләре удмуртчадан кергән: анай, атай — әни, әти, апай — апа, шулай ук гореф-гадәт сүзләре дә күп: пучы бəйрəме — бəрмəнчек (удм. пучы — бөре); кечтун көн — искә алу көне (удм. кисьтон карон — үлеләрне искә алу), бужы чабу — нардуган чабу (нократ татарлары һәм бисермәннәрдә — божо йачкылау).[1] ИскәрмәләрСылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia