Яүштә-чат сөйләше

Яүштә-чат сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Тум өлкәсе
Новосибирск өлкәсе

 Классификация
Төркем:

Яүштә-чат сөйләше яки әүштә-чат сөйләше — татар теленең том диалектына карган бер сөйләш.[1] Яүштә һәм чат татарлары арасында таралаган.

Таралышы

Яүштә-чат сөйләше Том өлкәсенең Томск районында һәм Новосибирск өлкәсенең Колыван районында яшәүче яүштә һәм чат татарлары арасында таралаган. Чатлар, яшәүләренә карап, том (Том елгасы бассейны, Том өлкәсе) һәм об (Об елгасы бассейны, Новосибирск өлкәсе) чатларына бүленәләр.

Новосибирск өлкәсенең Оры авылында яшәүче чатларның ор сөйләшен аерым урынчылык дип билгелиләр, ул идел буе татарлары йогынтысыннан читтә калып үзенчәлекләрне күберәк саклаган. Шул ук районның Йорт-Акбалык, Караборын, Кызыл Яр, Томск өлкәсенең Батур авылларында об чат татарлары белән бергә казан татарлары яши. Шуңа күрә сөйләме катнаш. Ә күрше Казан, Новотроицкий авылларында казан татарлары гына яши.

Яүштә авылында яүштә татарлары яши. Чуртанлы, Өгерләч авыллары инде юкка чыккан.

Том чатлары Том районының Абытай, Казанйорт, Кызылкаш, Яңавыл (күберәк идел буе татарлары), Умавыл, руслар белән Калтай, Күрлек, Кафтанаел авылларында яшиләр.

Үзенчәлекләре

Яүштә-чат сөйләшенең бараба, тубыл-иртыш һәм татар теленең урта диалектлары белән охшашлыклары бар. Бараба һәм тубыл-иртыш диалектларының якынлыгы озак вакыт дәвамында бер географик территориядә яшәү һәм бу халыкларның Бараба даласында тарихи күршелеге белән бәйле, ә татар теленең урта диалектына якынлыгы татар әдәби теленең йогынтысы (беренче чиратта мәктәп белеме һәм ММЧ аша), шулай ук том татар авылларына Идел буе татарлары күченүе белән бәйле.

Яүштә-чат сөйләшендә үзенчәлекле күренешләр, борынгы формалар сакланып килә. Себер татар диалектларының барысы өчен дә уртак булган күренешләр том диалектында да күзәтелә. Билгеле, соңгы еллардагы тикшеренүләр саңгыраулану күренешенең системалылыгы шактый җимерелгән икәнен күрсәтә. Ике сузык арасындагы саңгырауларның яңгыраулашуы системалылыгы йомшаган.

Әүштә-чат сөйләшендә тартык авазларның әйтелешләре һәм ясалышлары әдәби телдәгечә. Бары тик ч авазының кушык аваз булуын гына истә тотарга кирәк, ләкин сөйләштә аның кулланышы бик чикле, чөнки аңа ц авазы тәңгәл килә. Сөйләшенең үзенчәлекле лексик-семантик системасы да формалашкан.

Искәрмәләр

  1. Тумашева Д. Г. Язык сибирских татар. Казань, 1968. С. 126.

Чыганаклар

  • Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 432 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап).
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya