Казан арты керәшеннәре сөйләшенең нократ урынчылыгы
![]() Казан арты керәшеннәре сөйләшенең нократ урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Мамадыш районының төньягында, Нократ елгасы буендагы керәшен-татар авылларында таралган урынчылыгы. ТаралышыБу урынчылыкка Мамадыш районы Шәдче Башы һәм Тышлыяр (Мучалы), Дүсмәт, Комазан Башы, Әҗмәк, Җөри авыллары керә, бу авыллар Нократ елгасы янында элеккеге Җөри юлы буенча урнашканнар.[1] ҮзенчәлекләреФонетика. Бу сөйләмнең үзенчәлеге булып тешара интерденталь d-ны актив куллану тора, ул татар әдәби теленең з авазына туры килә, мәсәлән: dабут — завод, үдем — үзем, бодау — бозау . Аерым аваз туры килүләре: л~н: үренә — үрелә; ч~с: әтәс — әтәч; х~к: хәбер — кабер. Морфология. Морфологиядә бу сөйләмгә генә хас үзенчәлекләр юк диярлек. Ләкин рәвешләр ясалышында -лай/-ләй, -лый/-лей/-ли аффиксларын активрак куллануны билгеләп үтәргә кирәк: икенчелей тағын чақыра 'икенче тапкыр тагын чакыра'. Хәл фигыльләрнең -гачын/-гәчен формалары актив кулланыла: Сез кигәчен күңелем ачылды. — Сез килгәч, минем кәефем күтәрелде. Лексика. Башка сөйләмнәрдә билгеләнмәгән түбәндәге диалектизмнар кулланыла: чүб итеү (башка керәшеннәрдә чүк итү — кыр догасы); әпрән — әрекмән, җисерләнү — азаплану. Кием атамалары (мәләнчек, чигәчә, сүрәкә, сақал, кәсилә һ.б.) башка керәшеннәрнекеннән аерылмый.[1] ИскәрмәләрСылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia