Чистай керәшеннәре сөйләше
![]() Чистай керәшеннәре сөйләше — татар теленең көнбатыш диалектына караган сөйләше. Татарстан Республикасының Чистай һәм Алексеевск районнарының ун торак пунктында, шулай ук Лениногорск районы Аланлык, Норлат районы Чурабатыр, Самара өлкәсенең Келәүле районы Урдалы (Назаровка) авылларында, татар-мишәрләр, чуашлар, мордвалар, руслар арасында яшәүче керәшеннәр арасында таралган.[1] ҮзенчәлекләреКайбер авылларда (Керәшен Ялтан, Чуаш Ялтаны, Ишал, Югары Кондрата һ.б.) керәшеннәр чуашлар белән бергә яшиләр, ягъни авылның бер өлешен чуашлар, икенче өлешен керәшен татарлары били. Патша хөкүмәте, XVII гасырда Кама аръягы сызыгын төзеп, төбәкне куркынычсыз иткән, һәм бирегә, уңдырышлы һәм иркен җирләргә, күпләп руслар, татарлар, чуашлар һәм мордвалар күчерелгән. Җирле халык сөйләве буенча, кайбер керәшен авылларына нигез салучылар мишәрләр булган. Биредә Казан артыннан күчеп килүчеләр шактый күп була. Тел үзенчәлекләренә караганда, чистай керәшеннәренең сөйләәе мишәр теленә якын, әмма шул ук вакытта казан арты керәшен татарлары белән уртаклык та бар (бигрәк тә лексикада).[1] Чистай керәшеннәренең сөйләшендә дә татар әдәби телендәге авазлар кулланыла. Аларның кайберләре генә, әдәби телнең тиешле авазларыннан аермалы буларак, бераз башкачарак артикуляциягә ия. А авазы иренләшмәгән сузык. Әмма кайбер сөйләш йөртүчеләрнең сөйләмендә бераз олашкан төсмер дә күзәтелә, бу әлеге территориядәге керәшен авылларында яшәүчеләрнең катнаш составы турында сөйли. Ү авазы, мишәр диалекты сөйләмнәрендәге кебек үк, татар әдәби авазыннан алгырак артикуляциясе белән аерыла. Кайбер сүзләрнең беренче иҗегендә әдәби у, ү урынына о, ы, е туры килә, мисаллар: бетәнчәли — бүтәнчә; тегел — түгел; шындый/шондый — шундый; б) әдәби телнең о, ө ирен сузыклары сөйләмдә өлешчә яки тулысынча делабиализацияләнә, ягъни о, ө ~ ы, е: кемешче — көмөшчө. Татар әдәби теленә хас булган тирән арткы тел авазлары - къ, гъ, һ бу сөйләштә юк.Алар урынына тел артындагы к, г, х авазлары кулланыла. К авазы алынма сүзләрдә дә, төрки чыгышлы сүзләрдә дә әдәби телдәге Х-га туры килә: кат - хат. Гарәп алынмаларында гъ авазы төшеп кала (әдәт = гадәт). Ч, җ авазлары шартлап әйтелә - дҗ, тч буларак, кайвакыт җ урырына й авазы кулланыла.[1] Чистай керәшеннәренең лексикасы күп очракта мишәр диалекты лексикасы белән туры килә. Туганлык терминнары, кием, йола атамалары кебек лексиканың иң борынгы катламнары башка керәшеннәрнең тиешле катламнарыннан аерылмый диярлек.[2] ИскәрмәләрСылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia