Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кама урынчылыгы

Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кама урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстан: Мамадыш районы

 Классификация
Төркем:

Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кама урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Кама елгасы бассейнындагы керәшен-татар авылларында таралган урынчылыгы.

Таралышы

Кама буе сөйләме Мамадыш районы Чиябаш, Кече Берсут, Олы Әрнәш, Югары Әрнәш, Түбән Әрнәш, Албай, Урманчы, Кылыччы, Яңа, Әҗмәк, Тәкәрлек; Балык Бистәсе районы Зур, Кече Мəшлəклəр, Шомыртбаш, Үри, Алан-Полян, Тупылат, Бирдебәк, Казак Чаллысы, Керәшен Казысы; Теләче районы Субаш, Кылбагыш, Тəмте, Әбде, Олы Мирәтәк, Югары Мирәтәк, Карабаян, Питрау, Лаеш районы Мирәтәк авылларында таралган.[1]

Үзенчәлекләре

Фонетика. Ә авазының ике варианты бар: әдәби телдәге кебек киң һәм и, э (е) авазлары булган сүзләрдә ябыкрак, таррак э-гә охшатып кулланыла: шикә'р, чилә'к. Рус теленнән алынган сүзләрдә шулай ук тирән арткы телдә қ кулланыла, мәсәлән: Луқа — Лука, лақ — лак, қарауат — кровать, қапитан — капитан.

Морфология. Төшем килешендәге 1-нче һәм 2-нче зат тартым аффиксыннан соң, аеруча өлкән буын вәкилләре сөйләмендә, угыз формасы кулланыла: әйберең — әйбереңне. Чыгыш килешендә еш кына айрақ (кадәр) бәйлеге кулланыла: Моннан айрақ тәңкәй, чәчүрем ийе. — Моннан кадәр тәңкә, чәч үреме иде.


Лексика. Сөйләмгә генә хас сүзләр очрый: бит җаулығы — сөлге; чақ — начар, чыңқый — чынлап, кейекчелəр — аучылар; кейемче — тегүче, алачық — мунча өялды, ағай/ағачай — абый, абзый, пуҗым — нигез.[1]

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 История и культура татар-кряшен (XVI-ХХ вв.): коллективная моногра-фия. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. — 960 с. + 36 с. цв. вкл. С.751

Сылтамалар

Әдәбият

  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ.б. — Казан: Мәгариф, 2008. — 463 б.
  • Баязитова Ф. С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. — М.: Наука, 1986. — 248 с. 2. Баязитова Ф. С. К истории формирования говоров крещеных татар // В кн.: Исследования по исторической диалектологии татарского языка. — Казань: Казан. филиал АН СССР, ИЯЛИ, 1979. — С.105-138.
  • Баязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. — Казан: Матбугат йорты, 1997. — 248 б.
  • Ercan Alkaya, Zoya Kirillova. Kreşin Tatar Türkçesi (Dil, Tarih, Kültür). — İstan-bul: Kesit Yay., 2018. — 670 s.
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya