Түбән Кама керәшеннәре сөйләше
![]() Түбән Кама керәшеннәре сөйләше — татар теленең урта диалектына караган сөйләше, Кама елгасының түбән агымы бассейнында яшәүче керәшен татарлары арасында таралган. ҮзенчәлекләреТүбән Кама буе керәшен татарлары элекке Казан ханлыгының үзәк районнары территориясеннән күчеп килүчеләр булып санала, алар бу җирләргә XVI–XVII гасырларда күченгән. Алабуга керәшеннәре генә җирле төп халык булып санала. Көнчыгыш районнарга күченүнең сәбәпләре буш җирләр булу, табигый байлыкларны үзләштерү, шулай ук патша хөкүмәте тарафыннан дини эзәрлекләүләрнең көчәюе булган. Уфа епархиясенең архив документларында һәм язмаларында бу якларда яшәүче керәшен татарлары иске керәшеннәр дип күрсәтелә.[1] Түбән Кама буе керәшеннәренең сөйләме казан арты, минзәлә, шулай ук күрше чистай (мишәр) сөйләшләренең үзенчәлекләре булуы белән характерлана. Бу сөйләштә алабуга, чаллы, зәй һәм бакалы урынчылыклары аерылып тора.[1] ИскәрмәләрСылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia