Минзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгы
Минзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшләре төркеменең төньяк урынчылыгы. Үз атамасын Башкортстанның Яңавыл районы үзәге Яңавыл шәһәре исеменнән ала. ТаралышыМинзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгы Башкортстанның Яңавыл һәм аңа якын Төньяк-Көнбатыш Башкортстан районнарында: Калтасы, Краснокама районнарында таралган. ҮзенчәлекләреЯңавыл урынчылыгы Пермь сөйләше белән уртак үзенчәлекләргә ия: -маға/-мәгә (Аңа өй җиткермәгә кирәк) формасы, безафиксаль изафет актив кулланыла һ.б. Ул өлешчә -ың/-ең/-ң (барың – әд. барыгыз, қараң – карагыз) боерык формасы таралу зонасына керә. Алардан тыш, шәхси аффикслар алдыннан -дыр/-дер кушымчалары өстәлә (беләдерсен – беләсеңдер, килгәндерсез – килгәнсездер), нәмә сорау алмашлыгы кулланыла, диалектизмнардан келиткә ‘печәнлек чыланы’, чарача ‘мунча чыланы’ бар. Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia