Казан арты керәшеннәре сөйләшенең мишә урынчылыгы
![]() Казан арты керәшеннәре сөйләшенең мишә урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Питрәч районы Мишә елгасы буендагы керәшен-татар авылларында таралган урынчылыгы. ТарихыКазан арты сөйләшендә Питрәч районы керәшеннәренең Мишә елгасы буендагы керәшен-татар авылларында таралган сөйләм ачык аерылып тора. Монда борынгы Нугай юлы буйлап урнашкан Янсуар, Нырсувар, Талкыш, Тегермән Тавы, Кибәч, Кәвәл, Әлбәдән, Көлкәмәр, Керәшен Сәрдәсе, Иксуар, Керәшен Казысы авыллары керә.[1]
ҮзенчәлекләреБу сөйләштә барлык керәшен сөйләмнәренә дә хас сыйфатлардан тыш (ф~п, й~җ, х~қ, һ авазы булмау һ.б.), башка үзенчәлекләр дә бар. Фонетика. Сузык авазлар. А авазы арткы рәттәге, түбән күтәрелешле сузык авазы, бик ачык әйтелә, икенче һәм өченче иҗекләрдә ирен сузыкларыннан соң а авазы бик нык лабиальләшә, кайбер очракларда о-лаша: озоқ (озак). Ə авазының сөйләмдә ике варианты бар: киң (әдәби телдәге кебек) ə һәм ябыгырак, таррак ə варианты тар и, е сузык авазлары булган иҗекләрдән соң кулланыла, мәсәлән: пешерә', килә'лә'р. Тартык авазлар. Сүз һәм иҗек ахырында йомык-шартлау к, къ авазлары урынына бугаз йомык саңгырау тартык ' (хәмзә) кулланыла: бүлә'- бүләк, чәйне' — чәйнек. Җ һәм ч тартыклары сүз башында һәм уртасында яңгырап очрыйлар: тчақырым — чакырым, тчилә' — чиләк'; дҗаңа'- яңак һ.б. Аваз туры килүләре. Әдәби телнең т урынына ч, ш туры килә: тушы — шушы, тушылай — шушылай, тишенә — чишенә, тишмә — чишмә. Шулай ук ч~с/с' туры килүе дә бар: пысра' — пычрак, ақса — акча. Морфология. Зат алмашлыклары мин, син зат килештә мәңә/минә/мана/маа, сиңә/сәңә/саа/саа формаларына ия. Өлкән буын сөйләмендә боерык ялганышының борынгы формасы -гын/-ген сакланып калган: этчеген тчәй дҗасыйым тагын. Лексикада нугай, кумык һәм каракалпак телләре белән уртак сүзләр шактый күп, мәсәлән: аптый — апа (нуг. аптей), тчечекей — чәчәк бизәкле чынаяк нуг. шешекий); айбағар — көнбагыш каракалп. айгабагар) һ.б. Бу сөйләшнең Казан арты дөбъяз сөйләше белән уртак яклары бар (мәсәлән, бик ачык а, дҗ, тч аффрикатлары, ч~с тәңгәллеге һ.б.), шулай ук татар теленең касыйм һәм бастан сөйләшләре белән уртак яклары да очрый, алар бөтенесе дә нугай теле йогынтысында формалашкан.[1] ИскәрмәләрСылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia